Рәсми веб-сайтыбызны башка телдә сөйләшкән кешеләргә ярдәм итәр өчен куллан
Веб-сайтыбызны аңа күрсәт. Кеше сайтны үз телендә карый алсын өчен, «Сайт теле» дигән сылтаманы кулланып аңа исемлекне күрсәт. (Кайбер телләрдә сайтның өлеше генә бар.)
Аның телендә сайт битен күрсәт. Безнең берәр басманың, мәсәлән, «Хакыйкать» дигән трактатның берәр битен күрсәт. Кешенең телен «Мәкаләнең теле» дигән төймәгә басып сайла.
Кеше мәкаләне тыңлап карасың. Кеше аңлаган телдә аудиоязулар булган берәр мәкаләне тап һәм аңа тыңлап карарга бир. Чит телне өйрәнсәң, бу телдә аудиоязуларны тыңлап һәм текстны күзәтеп, син үз сәләтләреңне яхшыртырсың. («Басмалар», аннары «Китаплар һәм Брошюралар» яки «Журналлар» дигән сылтамалар буенча бар.)
Саңгырауларга шаһитлек бир. Саңгырау кешене очратсаң, аңа ишарәләр телендә Изге Язмаларның, берәр китабының, брошюраның яки трактатның бүлеген күрсәт. («Басмалар», аннары «Ишарәләр теле» дигән сылтамалар буенча бар.)
[6 биттәге схема]
(Тулырак мәгълүмат басманың үзендә китерелә)
Кулланып кара
1 Сайланган аудиоязуларны (рус телендә) тыңлар өчен бас. Кирәкле материалны йөкләр өчен «Йөкләү форматы»н сайла.
2 «Мәкаләнең теле» дигән төймәгә басып кирәкле телне сайла.
3 «Киләсе мәкалә» яки «Эчтәлек» дигән сылтамага басып башка мәкаләне яисә бүлекне укы.