Чит телдәге әдәбият тиз арада кирәк булса, нәрсә эшләргә
Кайвакыт без әдәбиятебезне чит телдә укырга теләгән кешеләрне очратабыз, ә бу телдәге әдәбият җыелышыбызда булмаска мөмкин. Интернет һәм принтер белән кулланырга мөмкинлегегез булса, сез үзегез якынча 400 телдә әдәбият бастыра аласыз. Моны ничек эшләргә?
• Безнең www.watchtower.org дигән рәсми веб-сайтыбызга керегез.
• Баш битнең уң ягында кайбер телләр исемлеге китерелә. Бар булган телләр исемлеге кирәк булса, рәсемдәге глобуска басыгыз.
• Кирәкле телне сайлагыз. Аннан соң сез бастыра алган әдәбият, мәсәлән трактатлар, брошюралар һәм мәкаләләр күрсәтеләчәк. Сез сайлаган телне аңламасагыз, басмаларның исемнәрен танымаганга борчылмагыз.
• Берәр мәкаләгә басыгыз. Ул экранда күрсәтеләчәк, хәзер сез браузерның бастыру функцияләрен кулланып, аны бастыра аласыз.
Безнең рәсми веб-сайтыбызда кайбер мәкаләләр генә китерелә; башка басмаларны җыелыш аша алып була. Чит телдә сөйләшүче кешенең кызыксынуы үсә барса, әдәбияткә җыелыш аша заказ бирү яхшырак булыр иде.