Кереш сүзләр
Апрель аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау.
«Без кешеләрне Изге Язмаларны укырга дәртләндерәбез. Әмма күпләр аны аңлау авыр дип саный. Ә сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Карагыз, монда нәрсә әйтелә». «Бәхетле тормыш мөмкин!» дигән брошюраның соңгы битен күрсәт. Беренче сорау астындагы мәгълүматны һәм китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен бергә карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм кабат килеп китү турында сөйләш.
«Бәхетле тормыш мөмкин!» дигән брошюра:
◼ «Һәр кешенең диярлек авырлыклары бар. Шуның өчен кайбер кешеләр тормышларының мәгънәсе турында уйлый башлый. Сезнеңчә, нәрсә кешеләргә бәхетле булырга комачаулый? [Җавабын тыңла.] Аллаһы авырлыкларыбызны озакламый юк итәчәк дип вәгъдә ителә Изге Язмаларда. [Ачылыш 21:4 не укы.] Бу брошюрада безне киләчәктә нәрсә көтә икәне һәм шулай ук без инде хәзер тормышның мәгънәсен ничек таба алабыз икәне турында әйтелә».
◼ «Сез ничек уйлыйсыз: дога кешегә проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә аламы? [Җавабын тыңла.] Күп кешеләргә дога Аллаһыга якынлашырга һәм авырлыкларын җиңәргә ярдәм иткән. [Лүк 11: 9, 10 ны укы һәм аңлат.] Әмма кайчакта, кеше дога кылса да, аңа догасы җавапсыз калган кебек күренә. Бу мәкаләдә догаларга җавап алып Аллаһыга ничек якынлашып була икәне аңлатыла». 11 нче биттәге мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.