Алар кемгә кызык булыр?
1. Таратыр өчен брошюраларны укыганда, без үзебезгә нинди сорау бирергә тиеш һәм ни өчен?
1 Безнең таратыр өчен брошюраларыбыз төрле илләрдә яшәүче кешеләрне исәпкә алып әзерләнә. Шуңа күрә андагы мәкаләләрдә төрле темалар карала. Андый брошюрадагы мәкаләләрне укыганда, үзеңә мондый сорау бир: «Бу мәкалә кемгә аеруча кызык булыр?». Аннан соң ул брошюраны андый кешеләргә тәкъдим итәргә тырыш.
2. Брошюраларыбыздагы нинди темалар кешеләр өчен кызык булыр?
2 Бәлки, син күптән түгел генә эштә Изге Язмаларга кагылышлы берәр тема турында сөйләшкәнсеңдер. Таратыр өчен брошюраларның соңгы саннарында моңа кагылышлы материал юкмы? Анда берәр туганыңа ярдәм итә ала торган гаилә тормышына кагылышлы мәкалә юкмы? Әйтик, берәрсе бер илгә сәяхәткә җыена, ди. Брошюрабызда бу ил турында материал юкмы? Ә, бәлки, анда берәр һөнәргә я территориягездәге хөкүмәт оешмаларына кагылышлы материал бастырылгандыр? Мәсәлән, олы яшьтәге кешеләрнең авырлыклары турында әйтелгән брошюра аеруча картлар йортларындагы кешеләр өчен кызык булыр. Ә хокук саклау органнарында эшләүче кешеләргә җинаятьчелек турындагы брошюралар кызык булыр.
3. Кешеләргә нәкъ алар өчен кызык булган темалы брошюраларны һәм журналларны тәкъдим итүнең мөһимлеген күрсәтүче мисал китер.
3 Җимешләр. «Балаларны тәрбияләү өчен киңәшләр» дип аталган «Уяныгыз!» (2011 ел, октябрь) дигән журналын алгач, Көньяк Африкада яшәүче бер пар җыелыш территориясендәге 25 мәктәпкә шалтыратып алган. Аларның егерме икесе журналны алган һәм үз укучыларына тараткан. Шул ук илдә яшүче башка бер пар да үз территориясендәге мәктәпләрдә шул журналны тәкъдим иткән. Бер мәктәпнең укытучылары аны дәресләрдә кулланырга булган. Шул пар район күзәтчесенә үз очраклары турында сөйләгәннән соң, район күзәтчесе башка җыелышларга да ул үрнәк буенча эш итәргә кушкан. Шунда филиалга ул журналга шул кадәр күп заказ килгән ки, хәтта аны кабат бастырып чыгарырга туры килгән!
4. Ни өчен безнең брошюраларны мөмкин кадәр күбрәк кешегә таратасыбыз килә?
4 Безнең брошюраларда бүгенге вакыйгаларның мәгънәсен аңлатучы материал бастырыла. Анда Изге Язмаларга һәм Аллаһы Патшалыгына игътибар ителә. Шул брошюралар гына «котылу турында игълан итә» (Ишаг. 52:7). Шуңа күрә безнең аларны мөмкин кадәр күбрәк кешегә таратасыбыз килә. Моның өчен үзебезгә: «Алар кемгә кызык булыр?» — дигән сорау бирергә кирәк.