Бер теманы карап чык, әмма ике брошюраны калдыр
Безнең таратыр өчен брошюраларыбызда төрле кызыклы темалар карала. Һәр ишек янында берничә теманы карап чыгар урынына, бер теманы гына карап чыгу күпкә яхшырак. Әгәр игътибарлы булсак һәм брошюраларның эчтәлеге белән таныш булсак, кешегә аларның кайсысы кызык булачак икәнен билгели алырбыз. Мәсәлән, йорт янында я эчендә балалар уенчыклары булса, брошюралардан гаилә тормышына кагылышлы мәкаләне сайлый алабыз. Ишекне ир-ат ачса, без, бәлки, күп ир-атларны кызыксындыра торган, мәсәлән, яхшы хөкүмәт турындагы теманы сайларбыз. Бер теманы гына карап чыксак та, кеше кызыксынса, аңа ике брошюраны калдыру яхшырак булыр: бер брошюра бу айда тәкъдим ителә торган булса, икенчесе алдарак чыгарылган брошюра булсын.