Кешеләргә брошюраларны регуляр рәвештә китерү өйрәнү башларга булыша
1. Ни өчен Йәһвә оешмасы вәгазьчеләрне кешеләргә брошюраларны регуляр рәвештә китерергә дәртләндереп тора?
1 Күп кеше Изге Язмаларны безнең белән өйрәнергә теләми, әмма аларга брошюраларыбызны уку ошый. Шуңа күрә Йәһвә оешмасы инде күптән вәгазьчеләрне андый кешеләргә брошюраларны китерергә дәртләндереп тора. Әдәбиятыбызны укыган саен, кешеләрнең еш кына Аллаһы Сүзе турында күбрәк беләсе килә (1 Пет. 2:2). Басмаларыбыздан алынган белем кешенең йөрәгенә тәэсир итәргә мөмкин, һәм ул, ахыр чиктә, Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашыр.
2. Кешегә басмаларны алып килеп, аның кызыксынуын ничек үстереп була?
2 Хакыйкать орлыкларына «су сип». Кешегә брошюраны калдырып, шунда ук китәр урынына аның белән сөйләшү башларга һәм танышырга тырыш. Шулай итеп, син аның шартларын, кызыксынуларын һәм ышануларын белерсең, ә бу сиңа шул кеше белән сөйләшүләр алып барырга булышыр (Гыйб. сүз. 16:23). Һәр килеп китүгә алдан әзерлән. Мөмкин булса, брошюрада китерелгән берәр фикергә һәм аңа кагылышлы Изге Язмалардагы шигырьгә кыска гына игътибар ит. Шулай итеп, син кешенең йөрәгендә булган хакыйкать орлыкларына су сибәрсең (1 Көр. 3:6). Һәр сөйләшүдән соң калдырылган басмалар, фикер алышкан темагыз һәм кулланылган шигырьләр турында язулар алып бар.
3. Басмаларыбызны регуляр рәвештә укый торган кешегә никадәр еш килергә кирәк?
3 Никадәр еш килергә? Соңгы брошюраларны китерер өчен, син кешегә айга бер тапкыр килергә тиеш. Әмма үз шартларыңны һәм шулай ук кешенең кызыксынуын исәпкә алып, син, бәлки, ешрак килергә булырсың. Мәсәлән, брошюраларны калдырганнан соң бер-ике атна үткәч, кешегә кабат килеп болай дип әйтеп була: «Мин сезгә калдырган брошюрада бер кызык фикер бар. Аңа кыскача игътибар итәсем килгән иде». Моның ярдәмендә син кешедә бу мәкаләне укып чыгарга теләк уятырсың. Әгәр ул шул мәкаләне инде укып чыккан икән, алайса, ул аның турында нәрсә уйлый дип сорап, мәкалә турында кыскача фикер алышып була. Яисә, кешегә әдәбиятыбызны укырга ошый икән, син аңа шул айда таратыла торган трактатны, китапны я башка басманы калдыра аласың.
4. Регуляр рәвештә басмаларыбызны укыган кеше өйрәнергә телиме, юкмы икәнен күрер өчен кайвакыт без нәрсә эшли алабыз?
4 Кеше үзе өйрәнү турында сорар дип көтмә. Үзең беренче адым яса. Бәлки, кеше үткәндә Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашмаган булгандыр. Шулай да кайвакыт брошюрабыздагы «Изге Язмалар нигезендә җаваплар» дигән рубриканы карап чыгып була. Шулай итеп ул өйрәнергә телиме, юкмы икәнен күрә алырсың. Башта, бәлки, ишек алдында өйрәнү үткәрерсең. Өйрәнү башлап булмаса да, кешегә брошюраларны китерүеңне һәм аның кызыксынуын үстерүеңне дәвам ит.