Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Брошюраларыбызны укырга теләүче кешеләрне эзләп табабыз
Ни өчен бу мөһим? Брошюраларыбызны яратып укучы күп кешеләрнең Изге Язмалар өйрәнүен башлыйсы килми. Бәлки, алар үз диннәре белән канәгать яисә аларга өйрәнергә вакытлары юк дип тоела. Шулай да брошюраларыбызны регуляр рәвештә укып, аларда Аллаһы Сүзен уку теләге туарга мөмкин (1 Пет. 2:2). Бәлки, аларның күңелләрен берәр мәкалә җылытыр я шартлары үзгәрер. Алар белән кыска булса да вакыт-вакыт сөйләшсәк, алар үзләрен иркенрәк хис итәр, һәм без аларны нәрсә борчыганын һәм нәрсә кызыксындырганын белербез. Тора-бара без, бәлки, Изге Язмалар өйрәнүен башларбыз.
Бу айда болай эшләп кара:
Брошюларыбызны регуляр рәвештә кемгә алып килә алыр идең? Андый кешеләр исемлеген төзе. Аларга брошюраларның соңгы саннарын тәкъдим ит һәм яңа саннарны алып килү теләгең турында әйт.