Башкаларны өйрәткәндә фильмнарны кулланыгыз
Йәһвә Ибраһим белән Иремиягә мөһим хәбәрләрне сөйләп тә, күрсәтеп тә җиткергән (Ярат. 15:5; Ирем. 18:1—6). Без өйрәнүчегә оешмабыз чыгарган фильмнарны кулланып, Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңларга һәм ярата башларга булышабыз. Аста фильмнарның кайберләрен куллану буенча киңәшләр китерелә. Истә тотыгыз: бу тәкъдимнәр генә. Фильмны сайлаганда өйрәнүчене исәпкә алыгыз.
«Аллаһы һәм аның нияте белән танышыгыз» дигән брошюра
◻ Беренче дәрес. 17 нче абзацтан соң «Аллаһының искиткеч иҗади эшләре аңа дан китерә» (рус) дигән фильмны карагыз.
◻ Икенче дәрес. Дәресне тәмамлаганнан соң «Изге Язмалар хәзерге китапларның иң борынгысы» (рус) дигән фильмны карагыз.
«Бәхетле тормышка юл» дигән брошюра
◻ Беренче дәрес. 14 нче абзацтан соң «Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән» (рус) дигән фильмны карагыз.
◻ Алтынчы дәрес. Дәресне тәмамлаганнан соң «Изге Язмалар тормышны үзгәртә ала» (рус) дигән фильмны карагыз.
«Аллаһыга якынлашыр өчен адымнар» дигән брошюра
◻ Беренче дәрес. 10 нчы абзацтан соң «Безнең бөтендөнья кардәшлегебез» (рус) дигән фильмны карагыз.
«Аллаһы мәхәббәте» дигән китап
◻ Өченче бүлек. 15 нче абзацтан соң «Яшьләрнең сораулары. Чын дусларны ничек табып була?» (рус) дигән фильмны карагыз.
◻ Дүртенче бүлек. Бүлекне тәмамлаганнан соң «Йәһвә хакимлеген хөрмәт ит» (рус) дигән фильмны карагыз.
◻ Җиденче бүлек. 12 нче абзацтан соң «Кан кулланмыйча дәвалау. Табибларның уңышлары» (рус) дигән фильмны карагыз.
◻ Тугызынчы бүлек. 6 нчы абзацтан соң «Безне кисәтеп тора торган мисаллар» (рус) дигән фильмны карагыз.
◻ Унҗиденче бүлек. Бүлекне тәмамлаганнан соң «Күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрегез» (рус) дигән фильмны карагыз.
Өйрәнүчегез өчен файдалы булган башка фильмнар бармы? Мәсәлән, каршы килүләр белән очрашкан кешеләргә мондый фильмнар файда китерер: «Сынауларга карамастан тугры. Советлар Союзындагы Йәһвә Шаһитләре» (рус) һәм «Нацизм һәм Йәһвә Шаһитләренең батырлыгы» (рус). Яшьләр өчен мондый фильмнар файдалы булыр иде: «Аллаһыга дан китерә торган максатларга омтыл» (рус) һәм «Яшьләрнең сораулары. Үз тормышымны нәрсәгә багышларга?» (рус). Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрер өчен бастырылган брошюраларыгызда һәм «Аллаһы мәхәббәте» дигән китапта бу фильмнарның исемнәрен тиешле урыннарда язып куегыз. Бу сезгә өйрәнүче белән шул фильмны карап чыгарга я аның үзенә бу фильмны бирергә кирәк икәнен исегезгә төшерәчәк. Яңа фильм чыккач, өйрәнүченең йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәтер өчен, аны ничек кулланып була икәне турында уйланыгыз (Лүк 24:32).