Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Туры килерлек басма ярдәмендә өйрәнү үткәрәбез
Ни өчен бу мөһим? Без Изге Язмаларны өйдә бушлай өйрәнергә тәкъдим иткәндә, күп кенә кешеләр нәрсә әйтәсе килгәнебезне аңламаска мөмкин. Алар, бәлки, өйрәнү төркеменә язылуны яисә читтә торып укуны күз алдына китерәдер. Шуңа күрә Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итү белән генә чикләнмик, ә өйрәнү ничек үткәнен күрсәтик. Нибары берничә минутта без, ишек төбендә булса да, кешегә Изге Язмаларны өйрәнүнең җиңел һәм кызык булуын күрсәтә алабыз.
Бу айда болай эшләп кара:
Йәһвәдән Изге Язмалар өйрәнүен башларга ярдәм итсен дип сора (Флп. 2:13).
Бер тапкыр булса да Изге Язмалар өйрәнүен ничек үткәреп булганын туры килерлек басма ярдәмендә күрсәт яисә «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән видеороликны уйнат.