Очрашуның тәртибе, 15 декабрь
15 ДЕКАБРЬ АТНАСЫ
1 җыр һәм дога
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
lr 21 нче бүлек (30 мин)
Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Йошуа 6—8 (10 мин)
№ 1: Маттай 9:9—31 (4 минут яисә азрак)
№ 2: Йәһвә Шаһитләренең чыгышы (td 16А) (5 мин)
№ 3: Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул? (lr 45 нче бүлек) (5 мин)
Хезмәт очрашуы
Бу айның темасы: Безгә ышанып тапшырылган яхшылык хәзинәсеннән «яхшылык» чыгарыйк (Мат. 12:35а).
15 мин. «Изге Язмалар өйрәнүләрен уңышлы үткәрәбез». Сораулар һәм җаваплар. Өченче абзацны карап чыккач, ике демонстрация күрсәт: вәгазьче өйрәнүче белән «Сез Аллаһы өчен мөһимме?» дигән брошюраның «Изге Язмалар нигезендә җаваплар» рубрикасындагы «Хак динне ничек табарга?» дигән өстәмә исемнең беренче абзацы буенча фикер алыша. Беренче демонстрациядә вәгазьче чамадан күп сөйли. Икенчесендә вәгазьче кешенең фикерен белергә теләп берничә сорау бирә.
15 мин. Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә әзерләнү өчен зур ярдәм. Фикер алышу. Тыңлаучыларның игътибарын безнең сайтыбыздагы (jw.org/tt) «Изге Язмаларның тәгълиматлары» дигән сылтамага җәлеп ит. (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > ЯШҮСМЕРЛӘР дигән сылтама буенча бар.) Бу материалны кулланып, яшүсмерләр яисә олырак кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүен ничек уңышлы үткәреп булганы турында фикер алыш. Сайтның йөкләмәләрендәге сораулар биреп, өйрәнүченең күңелен ничек кузгатырга? Монолог әзерлә: вәгазьче йөкләмәне кулланып өйрәнүченең ихтыяҗлары турында уйлана һәм сорауларны җентекләп сайлый. Азакта тыңлаучыларны өйрәтү осталыкларын яхшыртырга һәм «яхшылыкны» чыгарып өйрәнүченең күңеленә үтеп керерлек сөйләргә өйрәнергә өндә (Гыйб. сүз. 20:5).
30 җыр һәм дога