Изге Язмалар өйрәнүләрен уңышлы үткәрәбез
1. Өйрәнү үткәрүче вәгазьчеләрнең нинди вазифалары бар?
1 Беркем дә Йәһвә Аллаһы үзенә «җәлеп итмәсә» аңа хезмәт итә алмас (Яхъя 6:44). Шулай да Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүче кардәшләр, өйрәнүче күктәге Атасына якынлашсын өчен, булышлык күрсәтергә тиеш (Ягък. 4:8). Моның өчен әзерләнеп килү мөһим. Өйрәнүчебез хәбәргә төшенсен өчен һәм рухи яктан үссен өчен, абзацны укып чыгу һәм абзацка сорауны бирү генә аз.
2. Өйрәнүне уңышлы үткәрсәк, нәтиҗәсе нинди булыр?
2 Өйрәнүне уңышлы үткәрү — өйрәнүчегә 1) Изге Язмаларның тәгълиматларын аңларга, 2) аларны үзләштерергә һәм 3) алар буенча яшәргә булышу (Яхъя 3:16; 17:3; Ягък. 2:26). Өйрәнүче бу адымнарны ясаганчы, бәлки, берничә ай узар. Шулай да бу адымнар аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләренең яхшыруына һәм Аллаһыга багышлануына ишек ача.
3. Ни өчен тәҗрибәле өйрәтүчеләр кешенең фикерен белергә ярдәм итүче сораулар бирә?
3 Өйрәнүченең фикерен ничек белергә? Өйрәнүчебез Изге Язмалардан белеп алганнарын аңлыймы һәм белгәннәре буенча яшиме, юкмы икәнен белер өчен азрак сөйлик, ә өйрәнүчегә үз фикерен әйтергә кушыйк (Ягък. 1:19). Берәр сорау буенча фикер алышканда, ул Изге Язмаларда моның турында әйтелгәнне аңлыймы? Фикерне үз сүзе белән аңлатып бирә аламы? Моның турында нәрсә уйлый? Изге Язмаларның тәгълиматларына ышану акыллы дип саныймы? (1 Тис. 2:13) Белгәннәрен тормышта кулланырга кирәклеген аңлыймы? (Көл. 3:10) Андый сорауларга җавап алыр өчен, өйрәнүчене рәнҗетмичә фикерен белергә ярдәм итүче сораулар бирик, ә аннары аны тыңлыйк (Мат. 16:13—16).
4. Өйрәнүчебезгә Изге Язмаларның берәр тәгълиматын аңлау һәм белгәннәрен куллану авыр булса, нәрсә эшләү мөһим?
4 Гадәтләр һәм карашлар, гадәттәгечә, кешенең күңеленә тамырланып керә, шуңа күрә аларны үзгәрткәнче, күпмедер вакыт узарга тиеш (2 Көр. 10:5). Өйрәнүчебез белгәннәрен үзләштермәсә һәм алар буенча яшәмәсә, нишләргә? Аллаһы Сүзе һәм изге рух өйрәнүчебезнең күңеленә тәэсир итәр; көтик һәм сабырлык күрсәтик (1 Көр. 3:6, 7; Евр. 4:12). Өйрәнүчебезгә Изге Язмаларның берәр тәгълиматын аңлау һәм белгәннәрен куллану авыр булса, аңа басым ясамыйк, ә башка теманы карап чыгуга күчик. Аны Изге Язмалардагы хакыйкатькә сабырлык һәм ярату белән өйрәтсәк, ул, бәлки, үз вакытында кирәкле якларны үзгәртергә булыр.