Кереш сүзләр
Июнь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау.
«Һәр кешенең диярлек тыныч дөньяда яшисе килә, әмма бүген күп кенә җирләрдә сугышлар бара. Сезнеңчә, ни өчен кешеләр тыныч-тату яши алмый?» Җавабын тыңла. Аннан соң кешегә «Һәр кешегә бертигез караш кайчан булачак?» дигән брошюраның соңгы битен күрсәт. Беренче сорау астында китерелгән материалны һәм китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен бергә карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм кабат килеп китү турында сөйләш.
Искәрмә: бу кереш сүзләрне кулланып 1 нче июньдә үткәреләчәк вәгазь очрашуында демонстрация ясагыз.
«Һәр кешегә бертигез караш кайчан булачак?» дигән брошюра
«Безнең сезгә кыска гына бер сорау бирәсебез килә. Бүген һәр кеше диярлек үзенә карата тискәре караш белән очраша. Сезнеңчә, кая да булса кешеләр бер-берсен бертигез күреп яшиме? [Җавабын тыңла.] Игътибар итегезче, ничек Аллаһы бар кешеләргә карый. [Рәсүлләр 10:34 не укы.] Бер көн кешеләр бер-берсен бертигез күреп яши башлаячак. Бу Аллаһы ярдәмендә мөмкин булачак. Моның турында күбрәк бу брошюрадан белерсез».
«Һәр кешенең диярлек башкаларның тискәре карашлары я милләтчелек аркасында зыян күргәне бар. Андый кешеләрне, бәлки, Изге Язмаларда язылган мондый сүзләр юатыр. [Мәдхия 26:10 ны укы һәм, кеше берәр нәрсә әйтергә теләсә, аны тыңла.] Изге Язмалар безгә үзебезгә дә башка кешеләргә уңай караш белән карарга булыша. Бу брошюрада нәкъ шул тема карала».