Кереш сүзләр
Июньнең беренче шимбәсендә Изге Язмалар өйрәнүен ничек башларга?
«Бүген без кешеләр белән бер кызык сорау турында фикер алышабыз. [«Аллаһы тәмәке тартуны хуплыймы?» дигән брошюраның соңгы битендәге беренче сорауны күрсәт.] Сез ничек уйлыйсыз?» Җавабын тыңла. Шул сорау астындагы материалны карап чык һәм ким дигәндә бер китерелгән шигырьне укы. Брошюраны тәкъдим ит һәм икенче тапкыр киләсе сорауны карап чыгарга сөйләш.
«Аллаһы тәмәке тартуны хуплыймы?» дигән брошюра
«Елга 6 000 000 га якын кеше тәмәке тартканга үлә. Бу хәлне ничектер төзәтеп буламы? [Җавабын тыңла.] Күп кенә кешеләр, Аллаһының тәмәке тартуны хуплаганын белгәч, шул гадәтне ташлый алган. Мәсәлән, күпләр Изге Язмалардагы бер шигырьне укып тәмәке тарту гадәтләре башкаларга зыян китергәнен аңлаган. [1 Көринтлеләргә 10:24 укы.] Ничек кеше, Аллаһының тәмәке тартуны хупламаганын белгәч, үз гадәтен ташлый ала? Моны сез бу брошюрадан белерсез».