Кереш сүзләр
Майның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен ничек башларга?
«Бүген без кешеләр белән бер кызык темага кыскача сөйләшәбез. [«Берәрсе киләчәкне әйтә аламы?» дигән брошюраның соңгы битендәге беренче сорауны күрсәт.] Сез моның турында ни әйтерсез?» Җавабын тыңла. Шул сорау астындагы ике абзацны карап чык һәм ким дигәндә китерелгән бер шигырьне укы. Брошюраны тәкъдим ит һәм икенче тапкыр киләсе сорауны карап чыгарга сөйләш.
«Берәрсе киләчәкне әйтә аламы?» дигән брошюра
«Күп кенә кеше киләчәктә нәрсә буласын белергә тели. Ә сез ничек уйлыйсыз, киләчәктә безне нәрсә көтә? Сез борчылып я яхшыга өметләнеп яшисезме? [Җавабын тыңла. Аннан соң «Аллаһы киләчәк турында нәрсә ачкан?» дигән рамкада китерелгән берәр шигырьне укы.] Бу брошюрада Аллаһы киләчәккә кагылышлы ачкан кайбер җентеклелекләр һәм аның сүзләренә ышаныч тудыручы сәбәпләр китерелә».