Кереш сүзләр
Февраль аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау
«Кешеләрнең Изге Язмалар турында төрле карашлары бар. Кайберәүләр аны Аллаһы Сүзе дип, ә кемдер аны гади генә китап дип саный. Ә сез Изге Язмалар турында нәрсә уйлыйсыз?» [Җавабын тыңла.] «Дөньяны үзгәрткән сугыш» дигән брошюраның соңгы битендәге мәкаләне күрсәт. Беренче сорауны һәм китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен бергә карап чыгыгыз. Брошюраны калдыр һәм киләсе сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп китү турында сөйләш.
«Дөньяны үзгәрткән сугыш» дигән брошюра:
«Кешеләрнең күбесе сугышларның бетүен тели. Сезнеңчә, сугышсыз дөнья мөмкинме? [Җавабын тыңла.] Карагыз, Изге Язмаларда нинди вәгъдә язылган. [Мәдхия 45:10 ны укы.] Аллаһы сугышларны бетерергә вәгъдә биргән булган һәм бу вәгъдәсен тиздән үтәячәк. Безне моңа Беренче бөтендөнья сугышы вакытында һәм аннан соң булган вакыйгалар ышандыра. Бу брошюрада моның турында күбрәк әйтелә».