Кереш сүзләр
Октябрьнең беренче шимбәсендә Изге Язмалар өйрәнүен ничек башларга?
«Без күршеләребез белән кыскача җинаятьчелек белән гаделсезлекне юк итәчәк бер яхшы хөкүмәт турында сөйләшәбез. Сезнеңчә, андый хөкүмәт бармы? [Җавабын тыңла.] Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләрен андый мәсьәләләрне хәл итә алган хөкүмәт, ягъни Аллаһы Патшалыгы, килсен дип дога кылырга өйрәткән дә». «Аллаһы Патшалыгы. Ул сезгә нәрсә китерә ала?» дигән брошюраның соңгы битен күрсәт. Кеше белән бергә беренче сорау астындагы материалны карап чык һәм ким дигәндә бер китерелгән шигырьне укы. Брошюраны тәкъдим ит һәм икенче тапкыр киләсе сорауны карап чыгарга сөйләш.
«Аллаһы Патшалыгы. Ул сезгә нәрсә китерә ала?» дигән брошюра
«Без күршеләребез белән Гайсә пәйгамбәрнең үрнәк догасы турында кыскача сөйләшәбез. [Маттай 6:9, 10 укы.] Гайсә пәйгамбәр Аллаһы Патшалыгы турында еш кына сөйләгән. Ни өчен ул шулай эшләгән? Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул? Сезнең кайчан да булса болар турында ишеткәнегез бармы? [Җавабын тыңла.] Бу брошюрадан сез Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы турында әйтелгәннәрне һәм бу Патшалык җирдә яшәүчеләргә китерәчәк гаҗәеп кайбер фатихаларны белерсез».