Уңышлы кереш сүзләрне әзерләү
1. Ни өчен уңышлы кереш сүзләрне әзерләү мөһим?
1 Берәр тәмле ризык аппетитны ачкан кебек, уңышлы кереш сүзләр дә Изге Язмаларга нигезләнеп яхшы фикер алышуга китерә. Уңышлы кереш сүзләрнең кыскалыгы-озынлыгы һәм эчтәлеге төрле булырга мөмкин. Әмма ризык тәмле булсын өчен, аны әзерләргә кирәк булган кебек, кереш сүзләрне дә уйланып алдан әзерләргә кирәк (Гыйб. сүз. 15:28). Кереш сүзләр уңышлы булсын өчен, нәрсә эшләргә?
2. Кызыксыну уятырлык кереш сүзләрне ничек әзерләргә?
2 Кызыксыну уятырлык темалар сайла. Безнең кереш сүзләребез кешенең кызыксынуын уятырга тиеш. Югыйсә, аның безне тыңлап бетермәве дә бар. Шуңа күрә вәгазьгә әзерләнгәндә, территориягездә яшәгән кешеләр турында уйла. Аларга, бәлки, яхшы хөкүмәт, бәхетле гаилә тормышы я сугышларның бетүе турында сөйләшергә кызыктыр. Кешеләр, гомумән алганда, үз фикерләрен сөйләргә ярата, шуңа күрә кешене уйланырга һәм үз фикерен әйтергә дәртләндерә торган сорау әзерлә. «Безнең патшалык хезмәтебездә» китерелгән кереш сүзләрнең берсен кулланып, аны территорияңә яраклаштырсаң, яхшырак булыр иде. Гаилә белән гыйбадәт кылу кичегездә кайбер кереш сүзләрне кулланып репетиция ясап була.
3. Ни өчен кереш сүзләребез турында уйлаганда, территориябездәге кешеләрнең гореф-гадәтләрен һәм чыгышын исәпкә алу мөһим?
3 Кешеләрнең гореф-гадәтләрен һәм милләтләрен исәпкә ал. Кайбер җирләрдә берәр кеше янына килсәң, үз килүеңнең максатын шунда ук әйтергә кирәк. Башка җирләрдә исә кешеләр башта йортның хуҗасын хәлен белешергә, үзләре турында сөйләргә һәм аннан соң гына нәрсәгә килгәннәрен әйтергә тиеш. Кайбер җирләрдә кешеләрнең тоткан диннәре алар белән сөйләшкәндә Изге Язмаларны тартынмыйча кулланып була (Рәс. 2:14—17). Ләкин христианнар динен түгел, ә башка динне тоткан я бөтенләй Аллаһыга ышанмаган кешеләр белән Изге Язмалар турында беренче килүдә түгел, ә икенче килүдә сөйләшү акыллырак булыр (Рәс. 17:22—31).
4. Кереш сүзләребезне ничек сөйләргә?
4 Кереш сүзләр. Кереш сүзләреңне җентекләп әзерлә. Кыска, гади җөмләләрне куллану яхшырак булыр. Кереш сүзләреңне ничек әйтүең дә мөһим. Илһамланып сөйлә һәм эчкерсез, дусларча елмай. Синең кеше белән кызыксынуың күренеп торсын. Бу киңәшләрне тоту аппетитны уятырлык кереш сүзләрне әзерләргә булышыр, ә кешеләрне «Йәһвә табыныннан» ашарга дәртләндерер (1 Көр. 10:21).