Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кереш сүз әзерлибез
Ни өчен бу мөһим? Безнең кереш сүзебез кешенең кызыксынуын уятырга тиеш. Югыйсә, аның безне тыңлап бетермәве дә бар. Шуңа күрә күп кенә вәгазьчеләр кереш сүзләре турында төптән уйлый. Кереш сүзләр «Безнең патшалык хезмәтебез»дә бастырылса да, аларны кайчак тулыландырасы бар, бу безгә билгеле бер дәрәҗәдә ирек бирә. Әмма кереш сүзне тулыландырырга кирәк булмаса да, вәгазьче аны үзгәртә ала я үз кереш сүзен уйлап чыгара ала. Башыбызга килгән беренче фикерне әйтмәсәк, ә кереш сүзебезне төптән уйлап әзерләсәк,без зуррак уңышларга ирешербез (Гыйб. сүз. 15:28).
Бу айда болай эшләп кара:
Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә кереш сүз турында уйла һәм аны кулланып кара.
Вәгазьли башлар алдыннан кереш сүзеңне хезмәттәшеңә әйт (Гыйб. сүз. 27:17). Кереш сүзең уңышлы булмаса, аны үзгәрт.