Кереш сүзләр
Март аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау
«14 апрельдә бер мөһим вакыйга булачак, һәм без кешеләргә аның турында кыскача гына сөйлибез. Ул көнне Гайсәнең үлеменә багышланган һәр ел үткәрелә торган бәйрәм үтәчәк. Кайберәүләр Гайсәнең үлеме мөһим икәнен аңлыйлар, шуңа күрә бу бәйрәмне үткәрәчәк. Башкалар исә Гайсә үлеменең әһәмиятен аңлап бетерми. Сезнеңчә, Гайсәнең үлеме безгә файда китерә аламы?» [Җавабын тыңла.] «Аллаһы сезнең өчен нәрсә эшләгән?» дигән брошюраның соңгы битен күрсәт. Беренче сорау астындагы мәгълүматны һәм китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен бергә карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм кабат килеп китү турында сөйләш».
«Аллаһы сезнең өчен нәрсә эшләгән?» дигән брошюра
«Күп кеше ни өчен Аллаһы газаплар белән гаделсезлекне бетерми дип уйлана. Кайберәүләрнең фикеренчә, Аллаһы безнең турында кайгыртмый яисә ул кешеләр газапланырга тиеш дип уйлый. Ә сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла. Аннары Яхъя 3:16 ны укы.] Күп кеше бу шигырьне яттан белсә дә, Аллаһы Улының үлеме безгә нинди файда китерә ала икәнен аңлап бетерми. Бу брошюрада Гайсәнең үлеме ярдәмендә ничек гаделсезлеккә һәм газапларга ахыр куелган булачак икәне аңлатыла».