Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 4/14 4 б.
  • Махсус чакыру

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Махсус чакыру
  • Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Охшаш мәкаләләр
  • Туры чакыру
    Безнең изге хезмәтебез 2015
  • Искә алу кичәсенә чакыру кампаниясе 1 мартта башлана
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Конгресска чакыру кампаниясе
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
  • Искә алу кичәсенә чакыру кампаниясе 22 мартта башлана
    Безнең изге хезмәтебез 2014
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2014
km 4/14 4 б.

Махсус чакыру

1. 2014 елгы конгрессларга чакыру кампаниясе кайчан башланачак?

1 Әйтик, син берәр тәмле нәрсәне пешерергә телисең, ди. Аны әзерләүгә, бәлки, күп вакыт һәм акча китәчәк. Син дусларыңны һәм туганнарыңны шул ашка илһамланып чакырып йөрмәссеңме? Аны хәзерләү 2014 елгы өлкә һәм халыкара конгрессларны әзерләү белән чагыштырып була. Аны әзерләр өчен күп нәрсә эшләгәннәр. Конгресска кадәр калган өч атнада без кешеләрне рухи мәҗлесебезгә чакырып йөрербез. Безгә аларны илһамланып чакырып йөрергә нәрсә булышачак?

2. Безгә кампаниядә ашкыныбрак катнашырга нәрсә булышачак?

2 Кампаниядә ашкыныбрак катнашыр өчен, безгә рәхмәт хисен үстерү һәм үз-үзебезгә мондый сорау биреп уйлану мөһим: «Йәһвә оештырып торган рухи мәҗлесләр миңа нинди файда китерә?» (Ишаг. 65:13, 14) Шулай ук ел да үтә торган кампанияләрнең яхшы җимешләр китергәне турында онытмыйк. Чакыру кәгазьләрен алган кайбер кешеләр, һичшиксез, киләчәк. Андый кешеләр әллә ни күп булмаса да, безнең кампаниядә ашкынып катнашуыбыз Йәһвәне данлаячак һәм аның юмарт булуын исбатлаячак (Мәд. 144:3, 7; Ачыл. 22:17).

3. Чакыру кәгазьләрен без ничек таратырбыз?

3 Өлкәннәр советлары, җыелышлары үз территорияләрен кампаниядә вәгазьләп чыксын өчен, нинди чаралар күреп булганы турында уйланачак һәм чакыру кәгазьләрен өйдә булмаган кешеләрнең почта ящикларына куяргамы, юкмы һәм аларны урамда вәгазьләгәндә таратып йөрергәме, юкмы икәнен карар итәчәк. Ял көннәрне чакыру кәгазьләре белән бергә, урынлы булса, тарату өчен брошюраларны калдыр. Айның беренче шимбә көне кампаниягә туры килсә, игътибарыңны Изге Язмаларны өйрәнүләрен башлауга түгел, ә чакыру кәгазьләрен таратуга тупла. Кампаниядә ашкынып катнашуыбыз һәм Йәһвә оештырачак рухи мәҗлескә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне чакырырга тырышуыбыз безгә, кампания узгач та, канәгатьлек китереп торачак.

Чакыру кәгазен ничек тәкъдим итәргә?

Кеше белән исәнләшкәннән соң: «Бөтен дөньяда бер мөһим вакыйгага чакыру кәгазьләре таратыла. Бу кәгазьдә шул вакыйганың үтәчәк көне, вакыты һәм адресы язылган»,— дип әйт.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу