Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 4/15 4 б.
  • Туры чакыру

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Туры чакыру
  • Безнең изге хезмәтебез 2015
  • Охшаш мәкаләләр
  • Махсус чакыру
    Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Җимешләр китерүче кампания
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Конгресска чакыру кампаниясе
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
  • 2 апрельдә башланачак кампания
    Безнең изге хезмәтебез 2011
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2015
km 4/15 4 б.

Туры чакыру

1. Конгресска чакыру кампаниясе кайчан башланыр?

1 Әйтик, син туганнарың һәм дусларың өчен берәр тәмле нәрсә әзерләргә җыенасың, ди. Син, бәлки, күп көч куярсың һәм күп акча сарыф итәрсең. Әлбәттә, син якын кешеләреңне йөгерә-йөгерә чакырып йөрерсең. Рухи мәҗлес белән чагыштырырлык җәйге конгрессны әзерләгәндә дә, кардәшләребез күп тырышлыклар куйган. Конгресс башлануына өч атна калганда, Йәһвә безгә башкаларны шунда чакырып йөрергә мөмкинлек бирер. Безгә кешеләрне йөгерә-йөгерә чакырырга нәрсә булышыр?

2. Кампаниядә мөмкин кадәр күбрәк вакыт катнашырга безне нәрсә этәрер?

2 Кампаниядә мөмкин кадәр күбрәк вакыт катнашыр өчен, Йәһвәнең конгрессларыбызда бирелә торган көч өстәүче җитәкчелегенең файдасы турында уйлану мөһим (Ишаг. 65:13, 14). Моннан тыш, безгә еллык кампаниянең җимешләрен истә тоту мөһим. («Кампаниянең җимешләре» дигән рамканы кара.) Кайберәүләр чакыру кәгазен алгач килмәсә дә, башкалар, һичшиксез, килер. Килүчеләрнең саны нинди генә булса да, кампаниядә ашкынып катнашуыбыз Йәһвәгә дан китерер һәм аның юмарт булуын чагылдырыр (Мәд. 144:3, 7; Ачыл. 22:17).

3. Чакыру кәгазьләрен без ничек таратырбыз?

3 Өлкәннәр советлары кампания вакытында җыелышның бөтен территориясен эшкәртеп өлгерү турында уйланыр һәм, кешеләр өйдә булмаса, аларга чакыру кәгазьләрен калдырыргамы, юкмы һәм җыелыш территориясенең иҗтимагый урыннарында аларны таратыргамы, юкмы икәнен хәл итәр. Ял көннәрне чакыру кәгазьләре белән бергә, урынлы булса, брошюраларны да тәкъдим итеп була. Кампания тәмамлангач, ашкынып катнашуыбыздан һәм Йәһвә ясаган рухи мәҗлесебезгә күп кешеләрнең килүеннән килгән шатлык, һичшиксез, зур булачак!

Чакыру кәгазен ничек тәкъдим итәргә?

Кеше белән исәнләшкәннән соң: «Бөтен дөньяда бер мөһим вакыйгага чакыру кәгазе таратыла. Бу чакыруда шул вакыйганың үтәчәк көне, вакыты һәм адресы язылган»,— дип әйт.

Кампаниянең җимешләре

  • Берничә ел элек бер апа-кардәш чакыру кәгазьләрен тарату кампаниясендә катнашканда, бу кампаниянең күп җимеш китерәчәгенә шикләнеп караган. Ул үз эченнән: «Ай-һай берәрсе чакыру кәгазен алыр микән һәм конгресска килер микән?» — дип уйлаган. Конгрессның шимбә көненең иртәнге программасында ул үзе янында утыручы бер һинд динен тотучы ир кешесен күреп алган һәм аның белән танышырга булган. Шул ир кеше конгресска чакыру кәгазен алганга килгән булган. Аның кайбер сораулары туган, һәм апа-кардәш җавап биргән. Ир кешегә программа ошаган һәм кешеләрнең килеш-килбәтләре һәм үзләрен тотышлары сокландырган. Шул ук көнне бераз вакыт узгач, апа-кардәш үзе янында утыручы бер пар белән сөйләшә башлаган. Алар да чакыру кәгазен алган булган һәм конгресска автобуска утырып килгән. Аларга конгресс ошаган, һәм алар якшәмбе көнне дә килергә булган. Шунда апа-кардәш еллык кампаниябезнең мөһимлегенә төшенгән.

  • Күптән түгел генә үткән конгресста гомуми пионер булып хезмәт итүче бер ирле-хатынлы олы яшьтәге бер пар белән танышкан. Олы яшьтәге шул пар конгресска беренче тапкыр килгән булган. Пионерлар: «Сезне кем чакырды?» — дип сораган. «Бер көнне өйгә кайткач, без ишегебез астында чакыру кәгазен күреп алдык»,— дип җавап биргән тегеләр. Алар аны укып чыккан һәм хәтта кәгазьнең арткы ягындагы купонны тутырган. Башка делегатлар шул пар белән төшке ашларын уртаклашкан. Олы яшьтәге пар программаны шулкадәр ошаткан, хәтта киләсе көнне дә килергә булган. Алар белән кабат очрашыр өчен һәм кызыксынуларын үстерер өчен, кардәшләр тиешле адымнар ясаган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу