Җимешләр китерүче кампания
Өлкә конгрессы башлануына өч атна калганда, җыелышлар гадәттәгечә чакыру кампаниясендә катнаша башлаячак. Алар үз территорияләрендә яшәүче кызыксынган кешеләрне конгресска чакырачаклар. Һәр ел үткәрелә торган бу кампания яхшы җимешләр китерә. Чакыруны кабул итеп конгресска килгән кешеләргә Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар, ирекле хезмәтчеләр ярдәмендә конгрессның яхшы оештырылуы, Шаһитләрнең яхшы тәртибе һәм бердәмлеге бик нык тәэсир итә (Мәд. 109:3; 132:1; Ишаг. 65:13, 14). Ә конгресс үткәреләчәк урыннан ерак урнашкан территорияләрдәге кампания җимешләр китерәме?
2011 елны үткән өлкә конгресслардан соң безнең филиалларның берсенә бер хатын-кыз хат җибәргән. Ул үз ишеге янында конгресска чакыру кәгазен күргәч, аны алып укыган. Гадәттә ул Йәһвә Шаһитләре шакыганда ишекне ачмаган. Ул болай дип язган: «Минем матур бер йортым, яраткан ирем бар иде, һәм мин бәхетле булыр өчен минем барысы да бар дип уйлый идем. Шулай да тормышым максатсыз һәм бәхетсез иде. Шуңа күрә мин 320 километр ара үтеп конгрессның шимбә көненә барырга булдым». Конгресс аңа шул хәтле ошаган ки, ул хәтта иренә шалтыратып, шул шәһәрдә кунып конгресска якшәмбе көнне дә барырга җыена дигән. «Мин һәр нотыкны тыңладым, күп кенә Йәһвә Шаһитләре белән таныштым һәм моның алга таба да дәвам ителүен тели идем». Өенә кайткач, ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм дүрт айдан соң суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткән. «Үз ишегем янында теге чакыруны тапканыма мин шундый шат, хәзер тормышымда максатым бар!»
Чакыруны укыган кайбер кешеләр конгресска киләчәк. Шуңа күрә бу мөһим кампаниядә ашкынып катнаш. Чакыру кәгазьләре калса, аларны үзең белән конгресс үткәреләчәк шәһәргә ал һәм очраклы вәгазьдә шаһитлек бирер өчен куллан.
[5 биттәге рамка]
Чакыру кәгазен ничек тәкъдим итәргә?
Үз территориябезне тулысынча үтеп чыгар өчен кыска кереш сүзләр куллан. Болай дип әйтеп була: «Исәнмесез. Без бөтен дөнья буенча үткәрелә торган кампаниядә катнашабыз һәм бу чакыру кәгазьләрен таратабыз. Бу чакыру сезгә. Күбрәк мәгълүматны чакыруның үзеннән табарсыз». Илһамланып сөйлә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә чакыру белән бергә, урынлы булса, бу айда таратыла торган брошюраларны да тәкъдим ит.