Яңа матур буклетлар
1. Кайсы басмаларның форматы үзгәргән?
1 2013 елның «Аллаһы Сүзе — хакыйкать!» дигән өлкә конгрессларында без яңа биш буклет алдык. Аларга алтынчы буклет — «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?» дип исемләнгән «Патшалык турында хәбәр» (№ 38) өстәлде. Бу алты буклет бик матур. Әмма аларның форматы башка. Ни өчен форматны үзгәртергә булганнар? Аларны өйдән-өйгә таратып йөргәндә, аларның үзенчәлекләреннән ничек файдаланырга?
2. Ни өчен форматны үзгәртергә булганнар?
2 Ни өчен форматны үзгәртергә булганнар? Өйдән-өйгә вәгазебезнең уңышлы булуын теләсәк, без, гадәттә, 1) сөйләшүне башлап җибәрер өчен кешенең фикерен сорыйбыз; 2) Изге Язмалардан берәр шигырьне укыйбыз; 3) кешегә берәр әдәбият калдырабыз; 4) кеше киләсе тапкырга кадәр уйлансын өчен аңа берәр сорау бирәбез һәм киләсе очрашуга сөйләшәбез. Буклетларның яңа форматы безгә боларның барысына ирешергә ярдәм итә.
3. Яңа буклетларны ничек тәкъдим итеп була?
3 Алардан ничек файдаланырга? 1) Кеше белән исәнләшкәч, аңа буклетның тышында китерелгән сорауны бир, өч вариантны тәкъдим ит һәм аның фикерен сора. 2) Буклетны ачып, «Инҗилдә болай дип әйтелә» дигән өстәмә исемгә игътибар ит. Мөмкин булса, шигырьне Изге Язмаларның үзеннән укы. Кешенең вакыты булса, аның белән «Бу сүзләр...» дип башлана торган өстәмә исем буенча фикер алыш. 3) Буклетны кешегә бир һәм аны буклетны укып чыгарга дәртләндер. 4) Ахырда буклетның соңгы битендәге «Ничек уйлыйсыз?» дигән сорауны күрсәт һәм: «Икенче юлы без бу сорауга Изге Язмалардан җавап алырбыз»,— дип әйтеп кабат килүгә сөйләш.
4. Кешегә кабат килгәндә, яңа буклетларны ничек куллана аласың?
4 Буклетлар ярдәмендә кешегә кабат килү дә җиңел. Кешегә соңгы тапкыр биргән сорауга җавапны күрсәтер өчен, буклетның соңгы битендәге шигырьләрне укып була. Шуннан соң «Күбрәк белер өчен» дигән өстәмә исемгә игътибар ит, рәсемле басманы һәм аннан темагызга кагылышлы абзацларны күрсәт. Аннары басманы тәкъдим ит. Брошюраны алса, аның белән икенче тапкыр брошюраны карап чыгарга сөйләш. Шулай итеп, син Изге Язмалар өйрәнүен башладың дип әйтеп була! Басманы тәкъдим итмәскә дә була. Аның урынына кешегә башка буклет калдырсаң һәм кеше белән кабат килүгә сөйләшсәң дә була.
5. Буклетлар белән вәгазьләү нинди файда китерә?
5 Безнең оешмабыз инде 130 елдан артык вакыт буклетларны хезмәттә куллана. Аларның зурлыгы һәм форматы үзгәреп торса да, алар белән вәгазьләү уңыш китерә. Изге Язмалар хәбәре бөтен җир йөзе буенча таралсын өчен, яңа матур буклетлардан файдаланыйк! (Гыйб. сүз. 15:7а).