Кичектермичә эш ит!
Сайтыбыз яңартылганнан бирле Изге Язмалар өйрәнүен сораган кешеләрнең саны бик нык артты. Иҗтимагый урыннарда вәгазьләү сәбәпле дә, күбрәк кеше Изге Язмаларны өйрәнергә теләк белдергән. Кешеләр өйрәнү турында сораганда, филиалдан мөмкин кадәр тизрәк җавап бирергә тырышалар. Мәсәлән, берәр кеше jw.org сайты аша Изге Язмалар өйрәнүен сораса, шул кеше яшәгән территориядәге өлкәннәр филиалдан еш кына моның турында нибары ике көн эчендә хәбәр ала. Ләкин җыелышлардан килгән отчетлардан күренгәнчә, өйрәнү турында сораган кешеләргә берничә атна үткәч кенә киләләр. Кешенең кызыксынуы сүлпәнәеп китмәсен өчен, нәрсә эшләргә? (Марк 4:14, 15)
Башка җыелыш территориясендә яшәгән кеше хакыйкать белән кызыксынса, кичектермичә «Бу кешегә килеп китче» (S-43) дигән бланкны тутыр һәм аны җыелышыңның сәркатибенә инде киләсе җыелыш очрашуында бир. Бер я ике көндә сәркатип бу мәгълүматны кирәкле җыелышка тапшырыр я, jw.org сайтында «Җыелыш» дигән өстәмә битне кулланып, аны филиалга җибәрер. Өлкәннәргә jw.org сайтына регуляр рәвештә керергә кирәк. Берәр кешенең өйрәнү сораганы турында хәбәр алгач, алар һич тоткарланмыйча эш итәргә тиеш. Вәгазьчене андый кеше янына килергә сорасалар, аңа моны иң мөһим эш дип санарга кирәк. Кеше өйдә булмаса, ул синең белән элемтәгә керә алсын өчен, кирәкле мәгълүмат калдыр.