Сораулар Рамкасы
◼ Купоннарны һәм Интернеттагы формаларны кем тутырырга тиеш?
Кайбер басмаларыбызда купоннар китерелә. Аларны тутырып, әдәбият я Йәһвә Шаһитләренең килүен сорап, филиалга җибәреп була. Өстәвенә, www.watchtower.org дигән веб-сайтыбызда Изге Язмалар өйрәнүенең үткәрелүе турында сорап була. Андый чаралар күпләргә хакыйкать белән танышырга мөмкинлек бирә. Ләкин, вәгазьчеләр үз туганнарына я башкаларга әдәбиятыбыз җибәрелсен дип я берәр Йәһвә Шаһите килсен дип купонны я электрон форманы тутырганда, бу проблемалар тудыра.
Кайбер кешеләргә, алар моның турында сорамаса да, филиалдан әдәбиятыбыз килгән. Бу кешеләр оешмабыз аларга әдәбиятны көчләп тага дип зарлана һәм аларның исемнәре берәр Интернет-рассылкасына кертелгән дип борчыла. Вәгазьчеләрнең дә «Бу кешегә килеп китче» дигән бланкны алып уңайсыз хәлгә эләккәннәре бар: алар кешегә киләләр, ләкин ул аларның килүләре турында сорамаган, һәм бу, әлбәттә, кешенең ачуын чыгара. Шуңа күрә кызыксынучылар үзләре купонны я веб-сайттагы форманы тутырып җибәрергә тиеш. Вәгазьчеләр моны башка кешеләр өчен эшләргә тиеш түгел. Башка кеше исеменнән җибәрелгән заявкалар каралмый.
Алайса, туганыбызга я танышыбызга рухи яктан ничек ярдәм итәргә? Аның әдәбиятыбызны алуын теләсәң, аны аңа үзенә җибәр. Ә ул хакыйкать белән кызыксынса һәм Йәһвә Шаһитләренең үзенә килүен теләсә? Аның территориясендәге өлкәннәргә мөрәҗәгать итәр өчен, «Бу кешегә килеп китче» (S-43) дигән бланкны тутыр һәм аны җыелышыңның сәркатибенә бир — ул аны филиалга җибәрер. Ләкин кеше төрмәдә утырса, наркодиспансерда я дәүләт хастаханәсендә булса, заявканы филиалга җибәрергә кирәкми. Шул чакта аңа үзе филиалга үз исеменнән язсын дигән киңәш бирегез.