Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 7/15 2 б.
  • Сораулар рамкасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сораулар рамкасы
  • Безнең изге хезмәтебез 2015
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сораулар Рамкасы
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Яхшы хәбәрне вәгәзьләү ысуллары
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Кичектермичә эш ит!
    Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Интернет Глобаль челтәрне акыллы кулланыгыз
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2015
km 7/15 2 б.

Сораулар рамкасы

◼ Вәгазьчеләргә Интернетны кулланып башка илдә яшәүчеләргә вәгазьләү яисә алар белән өйрәнү үткәрү акыллымы?

Кайбер вәгазьчеләр эшчәнлегебез тыелган я вәгазьчеләр аз булган җирләрдә яшәүчеләр белән Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен Интернетны куллана. Кайчак аларның тырышлыклары яхшы җимешләр китерә. Әмма таныш булмаган кешеләр белән электрон почта аша я чатларда язышуның куркыныч яклары да бар. («Безнең изге хезмәтебез» (рус), 2007 ел, июль саны, 3 нче битне кара.) Кардәшләрнең максаты эчкерсез кешеләргә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне җиткерү булса да, аларның яманнар белән, хәтта мөртәтләр белән аралаша башлавы бар (1 Көр. 1:19—25; Көл. 2:8). Моның өстәвенә Патшалык эше чикләнгән яки тыелган җирләрнең дәүләтләре язышуларны күзәтеп торырга мөмкин. Андый аралашу чарасы җирле кардәшләрне куркыныч астына куяр. Шуңа күрә вәгазьчеләр Интернет аша яхшы хәбәрне сөйләр өчен чит илдә яшәүче кешеләрне эзләмәсен.

Әгәр дә җирле филиал бернинди дә күрсәтмәләр бирмәсә, башка илдән берникадәр вакытка килгән кешегә очраклы рәвештә вәгазьләсәң, ул өенә кайткач, аның кызыксынуын үстерергә тырышма. Моның урынына шул кешене сайтыбыздан күбрәк мәгълүматны табарга өйрәтү яки аңа үз илендәге филиал белән ничек элемтәгә керергә икәнен аңлату акыллырак. Шулай ук аны яшәгән җирендә Патшалык Залына барып килергә өндәп була. Шулай да кайбер илләрдә Патшалык Заллары юк. Җирле Йәһвә Шаһитләренең үзенә килеп китүен теләсә, «Бу кешегә килеп китче» (S-43) дигән бланкны тутырып аны сәркатипкә бир. Ул бу бланкны сайтыбызны кулланып җибәрер. Аның илендә вәгазь эшен күзәтеп торган филиалга бу җирдәге хәлләр танышрак, һәм ул рухи яктан ничек ярдәм итәргә икәнен яхшырак белә. («Безнең изге хезмәтебез», 2014 ел, июнь саны, 7 нче битне һәм «Безнең изге хезмәтебез», 2011 ел, ноябрь саны, 2 нче битне кара.)

Әйтик, без берәр кемгә регуляр рәвештә килеп китәбез, ә ул башка илгә күчә, ди. Я без башка илдә яшәүче кеше белән Интернет аркылы танышып, аның белән Изге Язмалар өйрәнүен инде башладык, ди. Андый чакларда югарыда китерелгән күрсәтмәләр буенча эш итәргә кирәк. Әмма җирле вәгазьчеләр шул кеше белен элемтәгә кергәнче, без аның кызыксынуын үстерә алабыз. Шулай да шуны истә тотыйк: вәгазь эше чикләнгән я тыелган җирдә яшәүче кешегә хатлар язганда, аның белән телефон яки электрон җайланмалар аша элемтәгә кергәндә рухи нәрсәләр буенча фикер алышабыз икән, саклык турында онытмыйк (Мат. 10:16).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу