Кереш сүзләр
«Безнең сайт»
Кешегә буклетны бир. Ул буклетның исемен күрсен. Аннары: «Исәнмесез. Бүген бөтен дөнья буенча бер мөһим хәбәр таратыла. Бу сезгә»,— дип әйт.
Әгәр дә син буклетны өйдә булмаганнарга калдырасың икән, аны башкаларга күренмәслек итеп калдыр һәм мөмкин булса бөкләмә.
Кеше кызыксынса я сөйләшергә әзер булса, аның фикерен буклетның тышындагы сорауны биреп һәм өч вариантны тәкъдим итеп белергә тырыш. Буклетны ач һәм Мәдхия 119:144, 160 тан китерелгән өзеккә игътибар ит. Буклетта сүз бер сайт турында бара дип әйт һәм аннан Изге Язмалардан мөһим сорауларга җавапны табып була дип аңлат. Бәлки, син кешегә «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны күрсәтергә булырсың. Ахырда буклетның соңгы битендәге өч сорауга игътибар ит һәм кешенең нинди сорауга җавап аласы килә дип сора. Кабат килеп китү турында сөйләш һәм киләсе тапкыр аның соравына җавапны Изге Язмалардан jw.org дигән сайт ярдәмендә алырсыз дип әйт. Икенче тапкыр килгәч, ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАПЛАР дигән сылтамалар буенча барып аның соравына җавапны укып чыгыгыз.
Әгәр дә син региональ конгресска чакыру кәгазьләрен дә таратасың икән, кешегә буклетны биргәндә чакыру кәгазен дә бир һәм: «Без сезне бер махсус вакыйгага да чакырабыз»,— дип әйт.
«Сез Аллаһы өчен мөһимме?» дигән брошюра
Ял көннәрне, урынлы булса, бу брошюраны да тәкъдим ит. Кешегә: «Безнең сезгә бу брошюраны да калдырасыбыз килә. Аннан сез: „Сез Аллаһы өчен мөһимме?“ — дигән сорауга җавап алырсыз»,— дип әйтеп була.