«Безнең сайт» дигән яңа буклетны куллан
Бу буклетның исеме — «Мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?». Буклетның соңгы битендә өч сорау китерелә. Уңайлы мөмкинлек туса, кешедән аны бу сорауларның кайсысы борчый дип сора һәм җавапны тапсын өчен ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАП дигән сылтамага игътибар ит. Аннан ул шулай ук «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?», «Аллаһы Патшалыгы нинди эшләр башкарачак?» дигән сорауларга җавап табачак.
Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы идарәсендәге матур киләчәгебез турында әйтелә. Моның турында кешеләргә хәбәр итәр өчен, үзең белән шул буклетларны йөрт.