Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кабат килеп китүгә нигез салабыз
Ни өчен бу мөһим? Кызыксынган кешене очраткач, без аның янына кабат килергә һәм чәчкән орлыкка су сибеп китәргә тырышабыз (1 Көр. 3:6). Шуңа күрә китәр алдыннан кабат килеп китүгә нигез салу мөһим. Мәсәлән, кайчан тагын килеп була дип сорый аласың. Шулай ук киләсе очрашуда карап чыгарлык сорау бирә аласың. Ул чакта кеше безне түземсезлек белән көтәр. Моннан тыш, сорауга җавапны калдырган басмадан табып булса, кеше аны теләбрәк укыр. Шулай ук кабат килеп китүгә нигез салганга, безгә кеше янына икенче тапкыр килү җиңелрәк булыр, чөнки сөйләшер өчен теманы без инде сайладык, һәм кеше килүебезнең максатын алдан белер. Кабат килгәч, без кешегә: «Без үткән тапкыр күтәргән сорауны карап чыгарга килдек»,— дип әйтеп сөйләшүне башлап җибәрә алабыз.
Бу айда болай эшләп кара:
Кереш сүзләреңне әзерләгәндә, кабат очрашуда карап чыгар өчен сорау әзерлә. Сорауны бу айдагы хезмәттәшләреңә әйт.