МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кабат килеп китү ясарга өйрәнәбез
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Патшалык турындагы хәбәргә колак салучыларның күбесе Аллаһы турында хакыйкатьне белергә тели (Иш 55:6). Андый кешеләргә ярдәм итәр өчен, аларга кабат килеп китүләр ясарга кирәк. Һәр кешенең — үз шарты, шуңа күрә үзгәрешләр ясарга әзер булыйк. Без һәр кабат килеп китүгә яхшы әзерләнсәк, сөйләшү өчен тема сайласак һәм Изге Язмалар өйрәнүен башлауны максат итеп куйсак, хезмәтебез тагын да уңышлырак булачак.
КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
Кабат килеп китүне тизрәк ясарга тырыш, мәсәлән, берничә көннән соң кереп чык (Мт 13:19)
Үзеңне дусларча һәм әдәпле тот. Тыныч сөйләшергә тырыш
Җылы сәламләүдән башла. Кешегә исеме белән мөрәҗәгать ит. Килүеңнең максатын әйт. Бәлки, син ниндидер сорауга җавап күрсәтергә, темага туры килгән мәкалә кертергә, видеоролик күрсәтергә, Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен аңлатырга вәгъдә биргәнсеңдер. Кеше башка теманы карап чыгарга теләсә, бу темага сөйләшүне дәвам итәргә әзер бул (Фп 2:4)
Кеше йөрәгенә утыртылган хакыйкать орлыкларына су сибеп тору өчен, Изге Язмалардагы фикерләр һәм башка өстәмә мәгълүмат белән бүлешеп тор (1Кр 3:6). Кешене яхшырак белергә тырыш
Кабат килеп китү ясар өчен нигез сал