БУ АЙНЫҢ ТЕМАСЫ: «СҮЗНЕ ВӘГАЗЬЛӘ, МОНЫ... КИЧЕКТЕРМИЧӘ БАШКАР» (2 ТИМ. 4:2).
1914 елга карата карашыбызны аңлатабыз
Изге Язмаларда: «[Карашларыгызны] якларга әзер булыгыз... моны юашлык һәм тирән хөрмәт белән эшләгез»,— дип әйтелә (1 Пет. 3:15). Ләкин безгә Изге Язмалардагы тирән хакыйкатьләрне, мәсәлән, Патшалыкның 1914 елда идарә итә башлаганын аңлату авыр булырга мөмкин. Безгә ярдәмгә «Изге Язмалар нигезендә сөйләшү. Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган?» дигән исем йөрткән ике мәкалә чыкты. Бу мәкаләләрне октябрь һәм ноябрь айныкы таратыр өчен брошюралардан табып була. Бу мәкаләләрдә искә алынган Кәрим бер алым куллана. Шул мәкаләләрне карап чыкканда, берничә сорауга җавап бир.
Кәрим...
кабат килеп китәр өчен кешене ничек мактаган? (Рәс. 17:22)
карашларын аңлатканда, басынкылык ничек күрсәткән? (Рәс. 14:15)
Ни өчен аның...
яңа фикергә күчәр алдыннан вакыт-вакыт төп фикерләрне кабатлап чыгуы акыллы?
кайчак тукталып калуы һәм кешенең фикерен белешүе акыллы?
бер очрашуда артык күп мәгълүматны карап чыгарга тырышмаганы акыллы? (Яхъя 16:12)
«Бөек Нәсыйхәтчебез» Йәһвәнең ярдәме белән без Изге Язмалардагы тирән хакыйкатьләрне сусаучы кешеләргә аңлата алабыз. Без аңа моның өчен мең рәхмәтле! (Ишаг. 30:20)