Хезмәтебездә булыша торган рубрика
1. «Изге Язмалар нигезендә сөйләшү» дигән рубриканың нинди ике максаты бар?
1 Кайвакыт таратыр өчен брошюраларда «Изге Язмалар нигезендә сөйләшү» дигән рубрика очрый. Бу рубриканың ике максаты бар. Беренчесе — кешеләрнең игътибарларын Изге Язмаларның тәгълиматларына җәлеп итү, икенчесе — берәр сорау буенча кешене рәнҗетмичә фикер алышырга өйрәтү (1 Пет. 3:15). Бу мәкаләләрне яхшырак кулланыр өчен нәрсә эшләргә?
2. Без «Изге Язмалар нигезендә сөйләшү» дигән рубриканы хезмәтебездә ничек куллана алабыз?
2 Хезмәтегездә аларны кулланыгыз. Бәлки, сезнең бу рубрика бастырылган берничә брошюра саклангандыр. Йорт хуҗасы, кызыксынган кеше я өйрәнүче бу рубрикада китерелгән берәр сорауны бирсә, шул брошюраны бир һәм мәкаләне карап чыгарга тәкъдим ит. Андый брошюраларыгыз булмаса, кирәкле материалны jw.org сайтыннан йөкләп алып була.
3. Кеше белән сөйләшкәндә рубрикадагы мәкаләне ничек кулланып була?
3 Башкалар белән фикер алышканда, ул мәкаләләрне ничек кулланып була? Кайберәүләр кешегә шул мәкаләдә бастырылган йорт хуҗасының сүзләрен кычкырып укырга тәкъдим итә, ә үзләре вәгазьченең сүзләрен укый. Алар мәкаләне кулланып фикер алышу бик файдалы икәнен күргән, чөнки бу кешегә, аны уңайсыз хәлдә калдырмыйча, тәгълиматларыбыз турында белергә мөмкинлек бирә (Кан. 32:2).
4. Рубрикадагы мәкаләләрне хезмәттә уңышлырак булыр өчен ничек кулланып була?
4 Үзегезне һәм башкаларны өйрәтегез. Андый мәкаләләрне укыганда, китерелгән шигырьләргә, мисалларга һәм фикерләрнең юнәлешенә игътибар итегез. Мәкаләнең тоны нинди? Андый ысулларны хезмәтегездә кулланырга тырышыгыз (Гыйб. сүз. 1:5; 9:9). Бер апа-кардәш болай әйткән: «Бу мәкаләләрне уку „камил“ пионер белән хезмәт итүгә охшаш. Ул һәрвакыт нәрсә әйтергә кирәк икәнен белә!»
5. Ничек без өйрәнүчегә вәгазьгә әзерләнергә булыша алабыз?
5 Бу мәкаләләрне шулай ук өйрәнүчегә вәгазьгә әзерләнергә булышыр өчен кулланып була. Өйрәнүчегә вәгазьче ролен биреп, материалны бергә укыгыз. Шулай итеп, өйрәнүче үз карашлары турында кешене рәнҗетмичә сөйләргә өйрәнер (Көл. 4:6). Әйе, бу рубрикадагы мәкаләләр — «хезмәтебезне һәрьяклап үтәр» өчен Йәһвә биргән ярдәменең берсе (2 Тим. 4:5).