Кунакчыллык күрсәтеп „яхшылыкны“ бүлеш (Мат. 12:35а)
Безнең һәрберебез дә, һичшиксез, «кунакчыл булып» «яхшылыгын» бүлешергә телидер (Рим. 12:13). Өлкәннәргә моның турында күрсәтмәләр бирелгән булган, мәсәлән, алар чакырылган докладчының юл чыгымнарын каплавы һәм аны ашату өчен кайгыртырга тиеш. Әмма без үзебез кунакчыллык күрсәтергә ашыкмаска мөмкин. Бәлки, безнең акчабыз күп түгелдер яисә без башкаларның өебезгә килүләре аркасында борчылабыздыр. Алай булса, Гайсәнең Мартага биргән киңәше буенча эш итеп андый уй-хисләрдән арыныйк (Лүк 10:39—42). Гайсәнең сүзләре буенча, кунакчыллыкның «яхшырагы» — бик бай табын һәм матур йорт түгел, ә дуслар белән аралашу һәм рух ныгыту. Аның киңәше буенча эш итсәк, без кардәшләребез белән «яхшылыгыбызны» бүлешербез, ә нәкъ бу Изге Язмаларда киңәш ителә дә (3 Яхъя 5—8).