Син Кичәгә әзерләнәсеңме?
Б. э. 33 елының 13 нисаны. Гайсә белә: аңа яшәргә бер кич калды, ул аны якын дуслары белән үткәрергә тели. Ул алар белән соңгы тапкыр бергә Пасах бәйрәмен үткәрергә, ә аннан соң яңа бәйрәмне — Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә кертергә җыена. Андый вакыйгага, әлбәттә, яхшы әзерләнергә кирәк. Шуңа күрә ул Петер белән Яхъяга барысын әзерләргә куша (Лүк 22:7—13). Шуңа күрә мәсихчеләр һәр ел Кичәне үткәрер өчен әзерләнә (Лүк 22:19). 3 апрельдә үтәчәк Кичәгә әзерләнер өчен нинди чаралар күрү мөһим?
Вәгазьчеләр ничек әзерләнә?
Кичәгә чакыру кампаниясендә ашкынып катнашырга тырыша.
Изге Язмаларны өйрәнүчеләр, туганнар, сыйныфташлар, хезмәттәшләр һәм танышлар исемлеген төзи һәм аларны чакыра.
Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку графигы буенча укый һәм алган белем турында уйлана.
Кичәгә килгән кунакларны каршы алыр өчен үз вакытында килә.