Кичәгә шат йөрәк белән әзерлән
1. Кичә безгә нинди искиткеч мөмкинлек бирә?
1 Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе безгә Аллаһы коткаруыбыз өчен нәрсә эшләгәнен искә төшерә, һәм 26 мартта, сишәмбе көнне үткәреләчәк Кичә безгә быел да моны искә төшереп шатланырга мөмкинлек бирәчәк (Ишаг. 61:10). Әмма Кичә үзе генә түгел, ә Кичәгә кадәр вакыт та безнең өчен шатлыклы булырга тиеш. Шатлыклы булсак, без Кичәгә яхшы әзерләнгән булырбыз. Ничек итеп әзерләнергә?
2. Кичәгә әзерләнергә безне нәрсә дәртләндерә?
2 Кичәгә әзерләнү. Кичә гади үткәрелсә дә, ул безнең өчен бик әһәмиятле вакыйга булып кала. Әлбәттә, бернәрсәне дә онытмас өчен, алдан планлаштыру бик мөһим (Гыйб. сүз. 21:5). Кичә үткәреләчәк вакытны һәм урынны сайларга кирәк. Яраклы икмәк һәм шәраб алырга яисә әзерләргә кирәк. Кичә үтәчәк урынны яхшы итеп җыештырып әзерләргә кирәк. Билгеләнгән докладчы җентекләп әзерләнергә тиеш. Урнаштыручыларга һәм символларны бирүче кардәшләргә очрашу ничек алып барылачагын һәм аларның вазифаларын алдан ук аңлатырга кирәк. Һичшиксез, бу эшләрнең күбесе инде эшләнгән. Йолым тормышыбызны коткара, һәм моның өчен рәхмәтле булуыбыз безне бу изге вакыйгага яхшы әзерләнергә дәртләндерә (1 Пет. 1:8, 9).
3. Җыелыш Кичәне бергә үткәрә алмаса, нәрсә эшләргә?
3 Ә берәр афәт яки җитди сәбәп аркасында җыелыш Кичәне бергә үткәрә алмаса, нәрсә эшләргә? Ул чакта якында яшәгән кардәшләр бергә җыелып үткәрә ала. Бу да мөмкин булмаса, гаилә үзе җыелып үткәрә ала. Андый очракта символларның мәгънәсе турында уйланып була. Суга чумдырылу үткән абый-кардәш (ул булмаса, апа-кардәш) Маттай 26:17—30, Лүк 22:7—23, 28—30 һәм 1 Көринтлеләргә 11:20—31 не кыска карап чыга ала. Җыелышка Кичәне кечкенә төркемнәргә җыелып үткәрергә туры килсә, җыелыш отчетында килгән кешеләрнең гомуми санны язып җибәрергә кирәк. Майланган мәсихчеләр символлардан авыз итсен өчен, бар тырышлыкларыгызны куегыз. («Күзәтү манарасы» (рус) 1 февраль, 1976 ел, 20 нче битне һәм 1 февраль, 1993 ел, 31 нче битне кара.)
4. Кичәгә йөрәкләребезне әзерләр өчен нәрсә эшләп була?
4 Йөрәкләребезне әзерләү. Кичәнең тулы мәгънәсен аңлар өчен безгә шулай ук йөрәкләребезне әзерләү мөһим (Езра 7:10). Кичәгә кагылышлы программа буенча Изге Язмаларны укыр өчен һәм Гайсәнең җирдә яшәгән соңгы көннәр турында уйланыр өчен, безгә вакыт бүлеп куярга кирәк. Гайсә күрсәткән фидакарьлек рухы турында уйлану безне аңардан үрнәк алырга дәртләндерәчәк (Гәл. 2:20).
5. Йолым китергән фатихаларның кайсысы сезгә иң зур шатлык китерә?
5 Мәсихнең үлеме Йәһвәнең хакимлеген аклый. Ул безне гөнаһтан һәм үлемнән коткара (1 Яхъя 2:2). Ул безне Аллаһы белән татулаштыра һәм мәңгелек тормышка юл ача (Көл. 1:21, 22). Ул безгә шулай ук Йәһвәгә багышлануыбыз буенча яшәргә һәм безне Мәсихнең шәкертләре булып калырга тәвәккәл итә (Мат. 16:24). Әйдәгез, киләчәк Кичәгә әзерләнеп һәм аңа барып шатлыгыбызны арттырыйк!