Изге Язмаларны өйрәнер өчен темаларны уңышлы куллан
Изге Язмаларны өйрәнгән һәм белгәннәрен үз тормышында кулланган саен, кеше рухи яктан үсә һәм рухи җимешләр китерә (Зәб. 1:1—3). Изге Язмаларны өйрәнер өчен темаларны уңышлы куллансак, без кешегә рухи уңышларга ирешергә булышырбыз.
Сораулар. Һәр темада сораулар һәм аларга җаваплар бар. Кешедә кызыксыну уятыр өчен, бу сорауларны риторик формада биреп була. Яисә кешене бу сорауларга кыска җавап бирергә өндәп була. Ул дөрес җавап бирмәсә, аны шунда ук төзәтмә. Аның җаваплары сиңа нинди якларга күбрәк игътибар итәргә һәм нинди фикерләрне ассызыкларга кирәк икәнен күрергә булышыр (Гыйб. сүз. 16:23; 18:13).
«Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китап. Кешегә материалны яхшырак аңларга булышыр өчен, «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китаптан кайбер мәгълүматны өйрәнү вакытында карап чыгып була. Киләсе өйрәнүдә, кеше барысын аңлаганмы, юкмы икәнен белер өчен, берничә минут бүлеп куегыз.
Кабатлау өчен сораулар. Өйрәнү азагында кабатлау өчен материалга нигезләнгән бер я ике сорау әзерлә. Өйрәнүченең җаваплары сиңа ул төп фикерләрне аңлаганмы һәм башкаларга аларны аңлата алырмы икәнен күрсәтер. Аннары өйрәнүчегә шигырьләргә нигезләнеп теге я бу тәгълиматны исбатларга куш (Рәс. 17:2, 3).