Пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз. Хабакук
1. Ни өчен безнең хисләребез Хабакук пәйгамбәрнекенә охшаш булырга мөмкин?
1 Без явызлык үсә барган дөньяда яшәгәнгә, Хабакук кичергән хисләр кичерә алабыз, ә ул Йәһвәдән болай дип сораган: «Нигә син миңа явызлыкны күрергә бирәсең? Нигә син җәбер-золымны түзеп торасың?» (Хаб. 1:3; 2 Тим. 3:1, 13). Хабакукның хәбәре һәм аның тугры хезмәте турында уйлану безгә Йәһвәнең хөкем көнен көткәндә ярдәм итә ала (2 Пет. 3:7).
2. Без бүген тугрылык саклап яшәгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?
2 Тугрылык саклап яшәгез. Үз-үзен кызганыр урынына, Хабакук рухи яктан уяу һәм ашкынучан булган (Хаб. 2:1). Йәһвә пәйгамбәрне Аның сүзе нәкъ үз вакытында үтәләчәк һәм «тәкъва үз тугрылыгы белән яшәр» дип ышандырган (Хаб. 2:2—4). Соңгы көннәр азагында яшәгән мәсихчеләр өчен бу нәрсәне аңлата? Ахырның кайчан киләчәген түгел, ә аның чыннан да киләчәк икәнен белү мөһимрәк. Иман безне алга таба да уяу булып хезмәтне беренче урынга куярга дәртләндерә (Евр. 10:38, 39).
3. Ни өчен безгә Йәһвәгә хезмәт итүдә шатлыкны сакларга кирәк?
3 Йәһвәгә хезмәт итеп шатланыгыз. Магог җиреннән Гог Йәһвә халкына һөҗүм иткәндә, безнең иманыбыз сыналачак (Йәз. 38:2, 10—12). Гадәттә, конфликтлар хәтта җиңүчеләргә дә авырлыклар китерә. Ризык җитеп бетмәскә мөмкин, мал-мөлкәтнең югалуы һәм яшәү дәрәҗәсенең төшүе ихтимал. Авырлыклар көчәя барганда, без моңа ничек карарбыз? Хабакук авырлыкларның булачагын белгән, шуңа күрә ул Йәһвәгә хезмәт итеп шатлыкны югалтмаска тәвәккәл булган (Хаб. 3:16—19). «Йәһвәнең шатлыгы» безгә шулай ук киләчәктә буласы сынауларны кичереп чыгарга ярдәм итәр (Ник. 8:10; Евр. 12:2).
4. Без хәзер нәрсәдән шатлык табабыз, һәм киләчәктә безгә нәрсә шатлык китерер?
4 Якынлашып килгән хөкем көнендә Йәһвә саклап калган кешеләр, Аның тормыш юлында йөреп, белем алуларын дәвам итәчәк (Хаб. 2:14). Үледән терелтелгән кешеләр дә Йәһвә турында белем алачак. Әйдәгез, хәзер дә Йәһвә һәм аның искитмәле эшләре турында сөйләр өчен һәр мөмкинлекне кулланыйк (Зәб. 33:1; 70:17).