АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | НАҺУМ 1 — ХАБАКУК 3
Хезмәттә рухи яктан уяу һәм актив булып кал
Күпләр бабыллыларның Яһүд патшалыгын җимерә алачагына ышанмаган. Шул вакытта Яһүд патшалыгы Мисыр хакимлеге астында булган, шуңа күрә яһүдләр калдайлылар ягыннан куркыныч янамый дип уйлаган. Алар Йәһвә Иерусалимның һәм гыйбадәтханәнең җимерелүенә юл куймаячагына да инанган булганнар. Әмма бу пәйгамбәрлек үтәләсе көн якынлаша барган. Шуңа күрә Хабакукка рухи яктан уяу калып һәм хезмәттә актив булып көтәргә кирәк булган.
Ни өчен мин бу дөнья төзелешенең ахыры бик якын икәненә шикләнмим?
Хезмәттә рухи яктан уяу һәм актив булып калырга миңа нәрсә ярдәм итәчәк?