МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Яхшы комментарий нинди ул?
Яхшы комментарийлар җыелышны рухи яктан ныгыта (Рм 14:19). Алар шулай ук комментарийлар биргән кешеләр өчен дә файдалы (Гс 15:23, 28). Шуңа күрә безгә һәр очрашуда ким дигәндә бер комментарий бирергә тырышырга кирәк. Әлбәттә, кулыбызны күтәргән саен безне сорамаслар. Шуның өчен берничә комментарий әзерләү яхшы булыр.
Яхшы комментарий...
гади, ачык һәм кыска була. Гадәттә аны 30 секунд я әзрәк вакыт эчендә биреп була
үз сүзләрең белән бирелә
моннан алдагы комментарийны кабатлау түгел
Сине беренче итеп сорасалар...
сорауга гади, турыдан-туры җавап бир
Бирелгән сорауга җавап әйтелсә, син...
китерелгән шигырь каралган фикер белән ничек бәйле икәнен күрсәтә аласың
ничек каралган тема тормышыбызга тәэсир итә икәнен әйтеп китә аласың
каралган материалны ничек кулланып була икәнен аңлата аласың
кыскача төп фикерне ассызыклаган очрак сөйли аласың