Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb16 ноябрь 5 б.
  • Планнар белән хезмәт итүгә ничек әзерләнергә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Планнар белән хезмәт итүгә ничек әзерләнергә?
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кешеләргә Изге Язмаларда әйтелгәнне үтәргә булышыгыз
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Сораулар рамкасы
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Изге Язмаларны өйрәнер өчен темаларны уңышлы куллан
    Безнең изге хезмәтебез 2015
  • «Аллаһы мәхәббәте» китабы буенча Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү
    Безнең изге хезмәтебез 2009
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
mwb16 ноябрь 5 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Планнар белән хезмәт итүгә ничек әзерләнергә?

Беренче гасырда кайбер мәсихчеләрнең генә шәхси кулъязмалары булган. Шулай да алар хезмәт иткәндә кешеләр белән Язмалар нигезендә фикер алыша алган (Рс 17:2, 3). Беренче мәсихчеләрдән без ничек үрнәк ала алабыз? Алдан әзерләнсәк, без хезмәт иткәндә кешеләр белән Язмалар нигезендә фикер алышырга әзер булачакбыз.

НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ? Һәр планда Изге Язмалардагы шигырьләр һәм кыскача Изге Язмалардагы хакыйкатьләр карала. Бу шигырьләр кайда аңлатыла? Пландагы темалар һәм шигырьләр элек басмаларыбызда каралган иде. Әзерләнгәндә, шигырьләрнең аңлатмаларын табар өчен, андый мәкаләләрне куллану яхшы булыр иде. Кайбер вәгазьчеләр шигырьләрнең аңлатмаларын истә калдыра, ә кайберләре үз планнарына язып куя. Шуннан соң шигырьне аңлатучы ачык мисал сайлап була. Өлкәннәр сезгә туры килгән мәкаләләрне табарга шат булыр. Планда аңлатмалар әз булганга, материалны өйрәнүченең ихтыяҗларына яраклаштырыр өчен, Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүче яхшы әзерләнергә тиеш. Шулай итеп, Изге Язмаларны өйрәнер өчен төп басма булмаса да, сез өстәмә мәкаләләрне кулланып өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә, иманын ныгытырга һәм сынауларны кичерергә әзер булырга ярдәм итәрсез.

КАБАТЛАУ. Һәр планның ахырында өстәмә шигырьләр китерелә. Аларны да укырга һәм аңлатырга кирәк. Материалны кабатлар өчен, шул шигырьләргә сорауларны алдан әзерләп кую файдалы. Өстәмә мәкаләне куллансагыз, материалны шул мәкаләдәге сораулар ярдәмендә кабатлап була.

СЕЗ МАКСАТЫГЫЗГА ИРЕШӘ АЛАСЫЗ. Рәсүл Паул Язмалар нигезенәдә фикер алышырга өйрәнгән (Рс 17:2). Безгә дә моңа өйрәнер өчен, әзерләнергә кирәк. Бер дә шикләнмәгез, моңа вакыт бүлеп куйсагыз, сез «һәркайсы игелекле эшкә әзер булачаксыз» (2Тм 3:17).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу