МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвәнең вәгъдәләренә иманыгыз никадәр нык?
Йошуа да, Сөләйман да Йәһвә биргән «вәгъдәләрнең бер сүзе дә үтәлми калмады» дип раслаган (Йш 23:14; 1Пат 8:56). Бу ике ышанычлы шаһитнең сүзләре моңа ныклы нигез бирә. Бу безгә иманыбызны ныгытырга ярдәм итә (2Кр 13:1; Тит 1:2).
Йошуа көннәрендә Йәһвә үз вәгъдәләрен ничек үтәгән? Гаиләгез белән «Йәһвә сүзләренең „берсе дә үтәлмичә калмады“» дигән театраль тамашаны карагыз. Аннары мондый сорауларга җавап бирегез: 1) Сез нык иманлы Рәхәбтән ничек үрнәк ала аласыз? (Ев 11:31; Яг 2:24—26) 2) Аханның мисалы аңлы рәвештә буйсынмау һәлакәткә китерә икәнен ничек раслый? 3) Гибонлылар, яхшы сугышчылар булсалар да, ни өчен Йошуаны алдап, Исраил белән тынычлык урнаштырган? 4) Аморлыларның биш патшасы Исраилгә янаганда, Йәһвәнең сүзе ничек үтәлгән? (Йш 10:5—14) 5) Сез Аллаһы Патшалыгын һәм аның тәкъвалыгын беренче урынга куйганда, Йәһвә сезнең хакка ничек эш итте? (Мт 6:33)
Без Йәһвәнең үткәндәге, хәзерге һәм киләчәктә башкарачак бар эшләре турында уйланганда, аның вәгъдәләренә иманыбыз ныгый барачак (Рм 8:31, 32).
Сезнең иманыгыз Йошуаныкы кебекме?