АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | САФУНИЯ 1 — ҺӘГГӘЙ 2
Йәһвәнең ачу көне килеп җиткәнче, Аны эзләгез
Без Йәһвәгә үзебезне багышласак та, бу әле ул безне үзенең ачу көнендә саклаячак дигән сүз түгел. Без Сафуния исраиллеләргә биргән киңәш буенча эш итәргә тиеш.
Йәһвәне эзләгез. Аның оешмасы белән бергә хезмәт итеп, Йәһвә белән җылы, якын мөнәсәбәтләр үстер
Тәкъвалыкны эзләгез. Йәһвәнең тәкъвалык нормалары буенча яшә
Юашлыкны эзләгез. Аллаһы ихтыярын юашлык белән үтә һәм аның төзәтүен кабул ит
Мин Йәһвәне, тәкъвалыкны, юашлыкны эзләр өчен тагын нинди тырышлыклар куя алам?