Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb20 август 5 б.
  • Пионер буларак, Йәһвәне данла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Пионер буларак, Йәһвәне данла
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвәне күбрәк данлар өчен мөмкинлекләр
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Хезмәтеңне киңәйтү юллары турында инде хәзер уйлан
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Пионер кем ул?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
mwb20 август 5 б.
Абый-кардәш ярда бер иргә Изге Язмаларның өзеген укый.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Пионер буларак, Йәһвәне данла

Исраиллеләрнең Йәһвәне данлар өчен күп сәбәпләре булган. Йәһвә үз халкын Мисырдан чыгарган һәм фиргавен гаскәреннән коткарган! (Чг 15:1, 2) Хәзер дә Аллаһы үз халкына күп игелекле эшләр кыла. Без аңа үз рәхмәтләребезне ничек белдерә алабыз? (Зб 116:12)

Мәсәлән, ярдәмче я гомуми пионер булып хезмәт итеп. Пионер булып хезмәт итәр өчен теләкне һәм көчне догада сорап була (Фп 2:13). Күпләр ярдәмче пионер хезмәтеннән башлый. Март, апрель айларында һәм район күзәтчесе килгән айда 30 я 50 сәгатьлек норманы сайлап була. Ярдәмче пионер булып хезмәт итүдән шатлыкны татып, бәлки, сез гомуми пионер хезмәтен башларга теләрсез. Хәтта тулы көн эшләгән я сәламәтлекләре чикләнгән кайбер кардәшләр гомуми пионер хезмәтен башкара (mwb16.07 8). Һичшиксез, Йәһвә мактауга лаек! Аны мактар өчен, бар тырышлыклар куйыйк (1Ел 16:25).

«МОНГОЛИЯДӘН БУЛГАН ӨЧ ТУГАН КЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • «Монголиядән булган өч туган кыз» дигән видеороликның фрагменты. Ундраа — өч пионер апа-кардәшнең берсе — автобуска утырырга тора.

    Пионер хезмәтен башлар алдыннан, бу өч апа-кардәш нинди авырлыкларга очраган һәм алар бу авырлыкларны ничек җиңгән?

  • «Монголиядән булган өч туган кыз» дигән видеороликның фрагменты. Оюн — өч пионер апа-кардәшнең берсе — Бәйтелдәге ашханәдә эшли.

    Алар нинди фатихалар урган?

  • «Монголиядән булган өч туган кыз» дигән видеороликның фрагменты. Доржханд — өч пионер апа-кардәшнең берсе — бер ир-кешегә вәгазьли.

    Гомуми пионер хезмәте аларга нинди мөмкинлекләр ачкан?

  • «Монголиядән булган өч туган кыз» дигән видеороликның фрагменты. Өч пионер туган апа-кардәш әниләре белән.

    Аларның үрнәге башкаларга ничек тәэсир иткән?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу