МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Юмарт булыгыз
Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, юмартлык йогышлы (Лк 6:38). Сезнең юмарт булуыгызны күрү кардәшләрне дә юмарт һәм игелекле булырга этәрер.
Шатланып бирү — гыйбадәт кылуның өлеше. Ярдәмгә мохтаҗ кардәшләренә булышучы хезмәтчеләрен Йәһвә әҗерсез калдырмаячак (Гс 19:17).
«БЕЗ ЮМАРТЛЫГЫГЫЗ ӨЧЕН СЕЗГӘ БИК РӘХМӘТЛЕ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Ирекле иганәләрегез, кардәшләргә ярдәм итәр өчен, ничек кулланыла?
Ни өчен без, хәтта бай булмасак та, юмарт булырга тиеш? (jw.org сайтында «Аларның артыгы белән булганы сездәге кытлыкны каплый» дигән мәкаләне дә кара)