Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w21 июль 26-29 б.
  • Йәһвәгә хезмәт итүдә үткәргән тормышым

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәгә хезмәт итүдә үткәргән тормышым
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КӨНЬЯК АФРИКАГА ЮЛ ТОТАБЫЗ
  • ТУЙ ҺӘМ ЯҢА БИЛГЕЛӘНҮ
  • ЯҢАДАН БӘЙТЕЛГӘ КАЙТАБЫЗ
  • ТИПОГРАФИЯГӘ КАЙТАМ
  • БИЛГЕЛӘНҮЕБЕЗ КАБАТ ҮЗГӘРӘ
  • Ә син хезмәт итәргә әзерме?
    Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Сезне чын күңелдән чакырабыз!
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
w21 июль 26-29 б.
Джон белән Лора Кикот.

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвәгә хезмәт итүдә үткәргән тормышым

ДЖОН КИКОТ СӨЙЛӘДЕ

1958 елда 18 яшемдә мин Канададагы Бәйтелдә хезмәт итә башладым. Беренче билгеләнүем типографиядә идән себерү иде. Мин Бәйтелдә хезмәт итә алуыма бик шат идем!

Берникадәр вакыттан соң мине журналларның кырыйларын кисүче станокта эшләргә билгеләделәр. Киләсе елны Бәйтел гаиләсендә кем Көньяк Африкадагы Бәйтелдә хезмәт итәргә тели дигән белдерү ясалды. Кардәшләр бу филиалда яңа ротацион бастыру машинасын урнаштырырга планлаштыра иде. Мин кардәшләргә үз теләгемне белдердем. Шатлыгыма, мине сайладылар. Миннән тыш, башка кардәшләр дә сайланды: Деннис Лич, Билл Маклеллан һәм Кен Нордин. Безгә билетларны бер якка гына сатып алдылар.

Мин әниемә шалтыраттым һәм: «Әни, минем синең өчен бер яңалыгым бар. Мин Көньяк Африкага күченәм»,— дип әйттем. Нык иманлы, рухи карашлы әнием тыныч кеше иде, шуңа күрә бу яңалыкны тыныч кабул итте, һәм мин аның карарымны хуплаганын аңладым. Билгеле, әти-әниемнән ерак булуым аларны бераз күңелсезләндерде, ләкин алар каршы чыкмады.

КӨНЬЯК АФРИКАГА ЮЛ ТОТАБЫЗ

Мин, Деннис Лич, Кен Нордин һәм Билл Маклеллан Кейптаун шәһәреннән Йоханнесбург шәһәренә китеп барабыз (1959 ел)

Көньяк Африка Республикасындагы филиалда дуслык очрашуында. 60 ел элек без Африкага килдек (2019 ел)

Башта без Бруклинга бардык һәм анда типографиядә өч айлык өйрәнү үттек. Ә аннан соң безне Кейптаун шәһәренә баручы йөк корабына утыртып җибәрделәр. Миңа ул вакытта 20 яшь тулган гына иде. Кейптаунга килгәч, без Йоханнесбург шәһәренә баручы поездга утырдык. Киләсе көнне без Кару өлкәсендәге бер кечкенә шәһәрчектә тукталыш ясадык. Бу чүлле регионда ул көнне, гадәттәгечә, бик эссе һәм тузанлы һава иде. Тәрәзәдән карап, без Африкада безне нинди тормыш көтә икән дип уйлап куйдык. Еллар узгач, безгә бу шәһәрләргә яңадан килергә туры килде, һәм без мондагы тормыш рәвеше белән яхшырак таныштык.

Беренче елларда мин мавыктыргыч, әмма катлаулы йөкләмә үтәдем. Без линотип бастыру машинасында «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын бастыра идек. Филиалыбыз күп кенә африкан телләренә журналлар бастыра иде — безнең илебез өчен генә түгел, ә төньяктарак урнашкан илләр өчен дә. Әйе, яңа ротацион бастыру машинасы 100 процентка кулланыла иде. Безнең шулкадәр ерактан килүебез заяга булмады!

Соңрак мине офиста эшләргә билгеләделәр. Мин бастыру, басмаларны җибәрү һәм тәрҗемә итү белән бәйле сорауларны чишә идем. Бу хезмәт миңа күп шатлык һәм бәхет китерде!

ТУЙ ҺӘМ ЯҢА БИЛГЕЛӘНҮ

Без Лора белән махсус пионерлар булып хезмәт итәбез (1968 ел)

1968 елны мин Лора Боуэн исемле пионер апа-кардәшкә өйләндем. Бәйтел янында яшәгән бу апа-кардәш тәрҗемә итү бүлегенә сәркатип-машинист буларак ярдәм итә иде. Ул вакытларда яңа өйләнешкән парларны Бәйтелдә калдырмый иделәр. Шуңа күрә безне махсус пионерлар итеп билгеләделәр. Бәйтелдә 10 ел хезмәт иткәндә, мин материаль яктан бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел идем, ләкин хәзер мин махсус пионерларга бирелгән акчага яши алырбызмы дип борчыла башладым. Ай саен безгә 25 рэнд бирелә иде (ул вакытта бу 35 долларга тиң иде). Сәгатьләр, кабат килеп китүләр һәм таратылган басмалар турында әйткәндә, махсус пионерларның нормасы бар иде, һәм, без шул норманы үтәсәк кенә, безгә акча бирелә иде. Бу аз гына акчадан безгә торакка, ризыкка, транспортка һәм дәвалануга киткән чыгымнарны капларга кирәк иде.

Безне Дурбан шәһәре янындагы бер кечкенә төркемгә билгеләделәр. Бу Һинд океанының ярында урнашкан бик матур урыннар. Анда күп һиндлылар яши. (XIX гасырның азагында аларның ата-бабалары, шикәр плантацияләрендә эшләр өчен, Һиндстаннан килгән булган. Хәзер алар башка эш белән шөгыльләнә.) Аларның культуралары һәм ризыклары үзгәрми калган. Мәсәлән, алар еш кына бик тәмле карри дигән ризыкны әле дә пешерә иде. Моннан тыш, алар инглиз телендә сөйләшә иде. Бу тормышыбызны бик җиңеләйтте.

Ул вакытларда махсус пионерлар аена 150 сәгать вәгазьли иде. Шуңа күрә без Лора белән беренче көнне үк алты сәгать вәгазьләргә планлаштырдык. Урамда дымлы һәм бик эссе иде. Безнең кабат килүләр һәм өйрәнүләр юк иде, шуңа күрә безгә алты сәгать өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә кирәк иде. Вәгазьли башлагач, шактый вакыт үткәннән соң, сәгатемә карасам — нибары 40 минут кына үткән икән! Без норманы ничек үтәрбез икән дип уйлап куйдым.

Әмма, вакыт узгач, без яңа тормышка ияләшеп киттек. Көн саен без үзебез белән ризык — бутербродлар, термоста аш я каһвә ала идек. Бераз ял итәргә кирәк булганда, без кечкенә «Фольксваген»ыбызны берәр агач күләгәсенә куя идек тә ял итә идек. Еш кына машинабызны бер көтү бала уратып ала иде һәм безгә кызыксынып карап тора иде. Тиздән без шуны аңладык: хезмәттә беренче сәгатьләрне чыдасаң, калган вакыт бик тиз үтәр.

Бу территориядәге кешеләргә хакыйкатьне җиткерү чын шатлык иде. Андагы һиндлылар ихтирамлы, кунакчыл һәм рухи нәрсәләргә сусаган иде. Күп кенә кеше хакыйкатьне кабул итте. Аларга Йәһвә, Гайсә, Изге Язмалар, яңа дөнья һәм үлгәннәр өчен өмет турындагы белем алу бик ошый иде. Бер ел узгач, безнең инде 20 өйрәнүебез бар иде. Һәр көн безне өйрәнүчеләрнең берсе төшке ашка чакыра иде. Моның барысы да безгә зур шатлык китерде.

Күп тә үтмәстән, безне район хезмәтенә билгеләделәр. Безнең районыбыз Һинд океанының ярында урнашкан иде. Һәр атна без яңа гаиләдә туктала идек, һәм шул гаиләләр безне туганнарын кабул иткәндәй кабул итә иде. Безгә кардәшләрнең балалары һәм эт-мәчеләре белән уйнарга бик ошый иде. Шулай итеп ике бәхетле ел узып китте. Шунда, һич көтмәгәндә, безгә Бәйтелдән шалтыраттылар: «Без сезне кире Бәйтелгә кайтарырга уйлыйбыз»,— дип әйттеләр. Мин болай дип җавап бирдем: «Болай... безгә район хезмәтендә дә бик ошый». Әлбәттә, безгә кайтырга кушсалар, без кайтырга әзер идек.

ЯҢАДАН БӘЙТЕЛГӘ КАЙТАБЫЗ

Бәйтелдә мине хезмәт бүлегенә билгеләделәр. Анда мин җитлеккән, тәҗрибәле кардәшләр белән хезмәттәшлек итә алдым һәм алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Ул заманнарда, район күзәтчесе килеп киткәннән соң, җыелышка филиалдан хат килә иде. Бу хатта дәртләндерүче сүзләр, җитәкчелек һәм киңәшләр бар иде. Район күзәтчеләренең хатларын ко́са, зулу кебек африкан телләреннән — инглиз теленә, ә филиалдагы инглиз телендәге хатларны африкан телләренә тәрҗемә итәргә кирәк иде. Шуңа күрә сәркатипләрнең эшләре муеннан иде. Мин бу тырыш кардәшләр белән һәрвакыт соклана идем. Аларның хезмәтләре һәм тәрҗемә итүләре ярдәмендә мин кара тәнле кардәшләрнең авырлыкларын яхшырак аңлый башладым.

Ул вакытта Көньяк Африка Республикасында апартеид иде: төрле раса кешеләре бер-берсе белән кисешми иде һәм үз районнарында гына яши иде. Кара тәнле кардәшләр үз телләрендә сөйләшә, үз телләрендә вәгазьли һәм үз телләрендәге җыелышларга йөри иде. Танышларым арасында кара тәнле кардәшләр бик аз иде, чөнки мин күбесенчә инглиз телендәге территориядә хезмәт итә идем. Хәзер исә минем бу кардәшләр белән һәм аларның культуралары, гореф-гадәтләре белән яхшырак танышырга мөмкинлегем туды. Мәсәлән, мин кардәшләрнең ялган дин белән бәйле йолаларда катнашмас өчен бик күп тырышлыклар куйганнарын белдем. Изге Язмаларга каршы килгән гореф-гадәтләрдә катнашудан баш тартыр өчен, алардан зур кыюлык таләп ителә иде. Сихерчелек белән бәйле йолаларда катнашмаганнары аркасында, аларга гаилә әгъзалары һәм авылдашлары каршы чыга иде. Гомумән алганда, авылларда кешеләр бик ярлы яши иде. Күпчелек кеше надан иде, әмма Аллаһы Сүзенә хөрмәт белән карый иде.

Мин шулай ук гыйбадәт кылу иреге һәм нейтралитет белән бәйле юридик сорауларны хәл итүдә дә булыштым. Җыелыштагы балалар, тугрылык һәм кыюлык күрсәтеп, мәктәптә укыла торган гомуми догаларда катнашудан һәм гимнар җырлаудан баш тартканга, мәктәптән чыгарыла иде. Аларның тугрылыкларын күрү иманымны бик ныгытты.

Эсватини илендә (ул вакытта Свазиленд дип аталган иде) кардәшләребез башка бер авырлыкка очрады. Король Собхуза II үлгәч, халыктан мондый йолада катнашу таләп ителде: ир-атлар чәчләрен тулысынча кыркырга, ә хатын-кызлар чәчләрен кыска итеп кистерергә тиеш иде. Бу йола үлгәннәргә табыну белән бәйле иде. Шуңа күрә кардәшләребез катнашудан баш тартты һәм моның аркасында эзәрлекләнде. Кардәшләрнең тугрылыклары безне бик дәртләндерде. Тугрылык һәм сабырлык турында әйткәндә, без бу африкан кардәшләреннән күп нәрсәгә өйрәнә алдык.

ТИПОГРАФИЯГӘ КАЙТАМ

1981 елда мине яңадан типографиягә билгеләделәр. Анда мин яңа компьютер технологияләрен гамәлгә кертүдә булышырга тиеш идем. Бастыру технологияләре тамырдан үзгәрә иде. Бу онытылмаслык вакыт иде! Бер компаниянең вәкиле безгә фотонабор машинасын бушлай кулланып карарга тәкъдим итте. Бу машина безгә бик ошады, шуңа күрә без тугыз линотип урынына биш шундый яңа машина сатып алдык. Без шулай ук яңа ротацион офсет машинасын сатып алдык. Моның нәтиҗәсендә бастыру эше күпкә тизрәк башкарыла башлады.

Компьютерлар ярдәмендә текстны биткә урнаштыру системасы да үзгәрде. Без MEPS программасын куллана башладык. Канададан Көньяк Африка Республикасына килгән вакыттан бирле технологияләр шулкадәр үзгәрде! (Ишаг. 60:17) Ул вакытка мин һәм Билл хатыннарыбыз белән Бәйтелдә хезмәт итүебезне дәвам итә идек, ә Кен белән Деннис үз гаиләләре белән кырда хезмәт итте.

Филиалыбызның эшчәнлеге киңәя барды. Без тагы да күбрәк телләргә тәрҗемә итә башладык, башка филиаллар өчен бастыру күләме дә артты. Нәтиҗәдә, яңа комплекска ихтыяҗ туды, һәм кардәшләр Йоханнесбург шәһәреннән көнбатышка таба яңа зур Бәйтел төзеде. Багышлану программасы 1987 елда үтте. Бар бу эшләрдә катнашырга һәм Көньяк Африка Республикасындагы филиалның комитетында күп еллар хезмәт итәргә мин бик шат идем.

БИЛГЕЛӘНҮЕБЕЗ КАБАТ ҮЗГӘРӘ

2001 елда без көтмәгән чакыру алдык. Мине АКШтагы яңа гына оештырылган Филиал комитетында хезмәт итәргә билгеләделәр. Көньяк Африкадагы хезмәтне һәм дусларны калдыру бик авыр булса да, Кушма Штатлардагы Бәйтел гаиләсенә кушылырбыз дигән фикер безне бик сөендерә иде.

Әмма без Лора белән, Нью-Йоркка китсәк, аның әнисе турында ничек кайгыртырбыз дип борчыла идек. Нью-Йоркта була торып, без аның турында әллә ни кайгырта алмас идек. Бәхеткә, Лораның өч сеңелесе әниләре турында физик, эмоциональ һәм материаль яктан кайгыртырга ризалашты. Алар болай диде: «Без тулы вакытлы хезмәттә катнаша алмыйбыз, әмма, әниебез турында кайгыртсак, сез хезмәтегезне дәвам итә алырсыз һәм шулай итеп без сезгә булышырбыз». Без аларга бик тә рәхмәтле!

Ә минем тол әнием турында Торонтода яшәгән абыем һәм аның хатыны кайгыртты. Без Нью-Йоркка киткәннән соң күп тә үтмәстән, әниебез үлеп китте. Без абыем белән хатынының яратуларын һәм әниебезне үлеменә кадәр кайгыртуларын бик кадерлибез. Алар 20 елдан артык әниебез турында кайгыртып торды. Гаилә вазифаларын үтәр өчен тормышларын үзгәртергә әзер булган туганнарга ия булу чыннан да зур фатиха.

Берничә ел мин типографиядә эшләдем. Бастыру эше тагы да гадиләште һәм камилләште. Соңрак мин тәэмин итү бүлегендә эшли башладым. Кушма Штатлар филиалында якынча 5 000 бәйтелче һәм якынча 2 000 ирекле хезмәтче хезмәт итә. Бу бик зур филиалда соңгы 20 ел дәвамында хезмәт итү искиткеч булды.

60 ел элек мин кайларда хезмәт итәчәгемне хәтта күз алдыма да китерә алмый идем. Лора бу еллар дәвамында минем өчен терәк булды. Тормышыбыз чыннан да гаҗәеп булды. Без Йәһвәгә төрле билгеләнүләр алганыбыз өчен һәм төрле филиалларда гаҗәеп кардәшләр белән танышканыбыз өчен бик рәхмәтле. Хәзер мин инде сигезенче дистәне вакладым һәм Бәйтелдә азрак эш башкарам. Әмма яшьләр бик күп — алар бу эшне бик яхшы башкара.

Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле» (Зәб. 33:12). Мин бу сүзләр белән тулысынча риза. Аллаһының бәхетле халкы белән хезмәт итү мөмкинлеге өчен мин Йәһвә Аллаһыбызга чиксез рәхмәтлемен!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу