Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w22 февраль 31 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Урман күгәрчене һәм күгәрчен баласы
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Сез беләсезме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
w22 февраль 31 б.

Сез беләсезме?

Ни өчен исраиллеләргә күгәрченнәрне дә, урман күгәрченнәрен дә корбан итеп китерергә рөхсәт ителгән?

МУСА КАНУНЫНДА корбан китерү турында сүз барганда, күгәрченнәр дә, урман күгәрченнәре дә һәрвакыт бергә искә алына. Исраиллеләр корбан итеп бу кошларның ике төрен дә китерә алганнар (Лев. 1:14; 12:8; 14:30). Моның уңай ягы бар. Нинди?

Урман күгәрчене

Урман күгәрченнәре — күчмә кошлар. Шуңа күрә аларны Исраилдә җылы айларда гына күреп булган. Октябрьда алар җылы якларга очып киткән һәм кире яз көне генә кайткан (Җыр. 2:11, 12; Ирм. 8:7). Шуңа күрә исраиллеләргә кышкы айларда урман күгәрченнәрен корбан итеп китерү мөмкин булмаган.

Күгәрчен

Күгәрченнәр исә күчмә кошлар түгел, аларны һәрвакыт Исраилдә табып булган. Кешеләр аларны хәтта асраган. (Яхъя 2:14, 16 белән чагыштыр.) «Изге Язмаларда искә алынган үсемлекләр һәм хайваннар» дип аталган китапта болай диелгән: «Авылларда һәм шәһәрләрдә күгәрчен асраганнар. Һәр хуҗалыкта берәр бинаның стенасында уем булган, һәм анда күгәрченнәр яшәгән» (Bible Plants and Animals). (Ишагыя 60:8 белән чагыштыр.)

Кетәктә утыручы күгәрчен

Йәһвә, исраиллеләргә елның теләсә кайсы фасылында таба алган кошларны корбанга китерергә рөхсәт итеп, үз яратуын һәм зирәклеген күрсәткән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу