26 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Йәһвәнең мәхәббәте безгә куркуларыбызны җиңәргә булыша
«Йәһвә минем яклы, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам» (ЗӘБ. 118:6).
105 ҖЫР «Аллаһы — мәхәббәт ул»
БУ МӘКАЛӘДӘa
1. Кайбер киң таралган куркуларны санап китегез.
КЕШЕЛӘР төрле нәрсәләрдән курка. Мәсәлән, Нестор һәм аның хатыны Марияb ихтыяҗ зуррак булган территориягә күченергә теләгән. Бу максатка ирешер өчен, аларга тормышларын гадиләштерергә кирәк булган. Әмма алар, акчабыз азрак булса, без бәхетле була алырбызмы, дип курыккан. Биниам исемле абый-кардәш эшчәнлегебез тыелган илдә яши. Ул, Йәһвә Шаһите булып киткәннән соң, эзәрлекләүләргә дучар булачагын белгән, һәм бу аны куркыткан. Әмма гаиләсенең аның яңа динен ничек кабул итәчәге аны тагы да ныграк куркыткан. Ә Валери исемле апа-кардәштә ракның яман төрен тапканнар. Валери кан кулланмыйча операция ясарга риза булган табибны таба алмаган. Валери үләрмен дип курыккан.
2. Ни өчен безгә куркуга бирелмәскә кирәк?
2 Ә сезгә андый хисләр танышмы? Мөгаен, әйе. Чөнки без барыбыз да куркуга биреләбез. Андый куркуларны контрольда тотмасак, безнең начар карарлар кабул итүебез бар һәм бу хәтта Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бозарга мөмкин. Шайтан моны тели дә. Ул шулай ук без, куркуга бирелеп, Аллаһы кануннарын үтәмәбез, мәсәлән вәгазьләүдән туктарбыз, дип өметләнә (Ачыл. 12:17). Шайтан ачу тулы, кансыз һәм бик көчле, әмма без яклаусыз түгел.
3. Куркуларыбызны җиңәргә безгә нәрсә булышыр?
3 Йәһвәнең үзебезне яратканына һәм ярдәм итәчәгенә инанган булсак, Шайтан безне куркыта алмас (Зәб. 118:6). 118 нче мәдхияне язган борынгы хезмәтченең мисалы турында уйланыйк. Аның дошманнары күп булган, һәм кайберләре хәтта югары дәрәҗәле кешеләр (9, 10 нчы шигырьләр). Кайвакыт ул бик каты борчылуларга бирелгән (13 нче шигырь). Йәһвә Аллаһы да мәдхия җырлаучыны каты төзәткән (18 нче шигырь). Шулай да бу тугры хезмәтче болай дип җырлаган: «Һичнәрсәдән курыкмам». Ни өчен ул курыкмаган? Чөнки күктәге Атасы мәдхия җырлаучыны төзәтсә дә, аны бик яраткан. Ул төгәл белгән: нинди генә авырлыклары булмасын, күктәге Аллаһысы һәрвакыт аңа ярдәмгә килер (Зәб. 118:29).
4. Йәһвәнең яратуына ышансак, без нинди куркуларыбызны җиңәрбез?
4 Күп кенә кешеләр 1) мин гаиләмне тәэмин итә алмам дип курка яисә 2) кешеләрдән һәм 3) үлемнән курка. Аллаһының шәхсән безне яратуына инанган булсак, без бу куркуларны җиңә алырбыз. Беренче абзацта искә алынган кардәшләр дә, Аллаһының яратуында шикләнмәгәнгә, үз куркуларын җиңә алган.
ГАИЛӘНЕҢ МАТДИ ИМИНЛЕГЕ ТУРЫНДАГЫ БОРЧЫЛУЛАР
Гаиләсен тәэмин итәр өчен, абый-кардәш улы белән балык тота (5 нче абзацны кара.)
5. Гаилә башлары нәрсә аркасында борчылырга мөмкин? (Тышлыктагы рәсемне кара.)
5 Мәсихче гаилә башлары үз гаиләләрен матди яктан кайгырту мәсьәләсенә җитди карый (1 Тим. 5:8). Гаилә башлары, бәлки, сез коронавирус пандемиясе вакытында эшемне югалтмаммы дип борчылгансыздыр. Ә бәлки, сез гаиләмне ашата алырмынмы, ипотеканы я фатир өчен түли алырмынмы дип борчылгансыздыр. Яисә сезгә эшемне югалтсам, башкасын таба алмам дигән уйлар тынгы бирмәгәндер. Шулай ук, өстәрәк искә алынган Нестор белән Мария очрагындагы кебек, сезне дә тормышны гадиләштерү турындагы фикерләр куркыткандыр. Андый куркулар Шайтан кулында көчле корал була ала.
6. Шайтан безне нәрсәгә ышандырырга тырыша?
6 Шайтан йөрәгебезгә Йәһвә безне яратмый дигән уй салырга һәм Аллаһы безгә гаиләбезне тәэмин итәргә булышмас дип ышандырырга тырыша. Бу ялганга ышансак, без, эшебезне югалтмас өчен, бар нәрсәне эшләргә, хәтта Аллаһы принципларын бозарга мөмкин.
7. Гайсә безне нәрсәгә ышандырган?
7 Гайсә үз Атасы турында болай дигән: «Күктәге Атагыз сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә» (Мат. 6:8). Аның сүзләренә тулысынча ышанып була. Йәһвәне Гайсәдән яхшырак белүче беркем дә юк бит. Йәһвә чыннан да безнең ихтыяҗларыбыз турында белә һәм алар турында кайгыртырга әзер. Мәсихчеләр буларак, без Аллаһы гаиләсенең әгъзалары. Ә Йәһвә, гаилә башы буларак, 1 Тимутигә 5:8 дә язылган принцип буенча үзе дә эш итә.
Йәһвә безнең ихтыяҗларыбызны бик яхшы белә һәм безнең турында кардәшләр аша кайгырта (8 нче абзацны кара.)d
8. a) Гаиләбезне тәэмин итә алмабыз дип борчылсак, безгә бу куркуны җиңәргә нәрсә булышыр? (Маттай 6:31—33) ә) Иллюстрациядә ирле-хатынлы пар бер апа-кардәшкә ризык алып килгән. Без бу пардан нәрсәгә өйрәнәбез?
8 Без, Йәһвәнең үзебезне һәм гаиләбезне яратканын истә тотсак, аның безнең турында кайгыртачагына шикләнмәбез. (Маттай 6:31—33 укы.) Йәһвә безнең турында кайгыртырга бик тә тели. Ул шундый яратучы һәм юмарт Аллаһы! Аллаһы, җирне барлыкка китергәндә, кешеләр яши алсын өчен иң кирәклесен генә түгел, ә ләззәт китерүче нәрсәләрне дә биргән (Ярат. 2:9). Һәм безнең бүген яшәү өчен бары тик иң кирәклесе булса, без канәгать булырга тиеш. Без бит ач-ялангач йөрмибез һәм Йәһвә безнең турында кайгыртудан туктамаган! (Мат. 6:11) Бүген кайбер материаль нәрсәләрдән баш тартсак та, Йәһвәнең бүген һәм киләчәктә бирәчәк фатихаларын исәпкә алсак, бу югалту әллә ни зур түгел. Нестор белән Мариягә бу фикерне аңлау бик булышкан (Ишаг. 65:21, 22).
9. Нестор белән Мария мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
9 Нестор белән Мария Колумбиядә комфортлы тормыш алып барган. Алар болай дип сөйли: «Без тормышыбызны гадиләштерергә һәм ихтыяҗ күбрәк булган территориягә күченергә тели идек. Әмма акчабыз азрак булса, без бәхетле була алырбызмы дип курка идек». Нестор белән Мариягә үз куркуларын җиңәргә нәрсә ярдәм иткән? Алар Йәһвәнең үзләренә элек ничек ярдәм иткәнен исләренә төшергән. Бу аларны Йәһвә үзләрен калдырмаячагына ышандырган. Алар, акчалы эшләрен калдырып һәм йортларын сатып, үз илләрендә ихтыяҗ зуррак булган территориягә күченгән. Үз карарлары турында алар болай дип сөйли: «Без Маттай 6:33 тә язылган сүзләрнең хаклыгында тагын бер тапкыр инандык. Безнең бөтен кирәкле нәрсәләребез бар, һәм без үзебезне тагы да бәхетлерәк хис итәбез».
КЕШЕЛӘРДӘН КУРКУ
10. Ни өчен кешеләрнең бер-берсеннән куркуларына гаҗәпләнәсе юк?
10 Кешеләр Аллаһы хакимлеген кире какканнан бирле бер-берсенә зыян китерә (Вәг. 8:9). Мәсәлән, дәрәҗәле кешеләр үз хакимлекләрен дөрес кулланмый, җинаятьчелек бик киң таралган, мәктәптә укучылар үз сыйныфташларын кимсетә һәм аларга басым ясый, ә кемдер үз гаиләсендә көч куллана. Шуңа күрә кешеләрнең бер-берсеннән куркуларына гаҗәпләнәсе юк. Шайтан андый куркуны ничек куллана?
11, 12. Шайтан кешеләрдән куркуны ничек куллана?
11 Мәсихче, кешеләрдән курыкканга, Аллаһы принципларын бозарга һәм вәгазьләүдән туктарга мөмкин. Шайтан моны белә. Аның тәэсире аркасында кайбер хөкүмәтләр безнең эшчәнлегебезне тыйган һәм безне эзәрлекли (Лүк 21:12; Ачыл. 2:10). Күп кенә кеше безнең турында ялган тарата һәм Йәһвә Шаһитләренең исемен каралый, ә андый ялганга ышанучылар безне кимсетә һәм хәтта безгә һөҗүм итә (Мат. 10:36). Шайтанның бу алымнары безне гаҗәпләндерәме? Һич тә юк. Ул бит беренче гасырда да шулай эш иткән (Рәс. 5:27, 28, 40).
Гаилә әгъзаларыбыз каршылык күрсәтсә дә, без Йәһвәнең яратуында шикләнмибез (12—14 нче абзацларны кара.)e
12 Шайтан хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләүләрне кулланып кына чикләнми. Кайбер мәсихчеләргә туганнарының каршы килүләре физик җәберләүдән дә куркынычрак булып күренә. Билгеле, без гаилә әгъзаларыбызны бик яратабыз һәм аларның хакыйкатькә килүләрен телибез. Хәтта каты каршы килгән туганнарыбыз да хакыйкатькә килергә мөмкин бит. Шулай да якыннарыбыз Йәһвә Аллаһы һәм имандашларыбыз турында начарны сөйләгәндә, бу безгә зур авырту китерә. Гаилә әгъзаларыбыз, ышануларыбыз аркасында, безнең белән аралашмый башласа, ул вакытта нәрсә эшләргә? Безгә үзебезне ничек тотарга?
13. Гаилә әгъзаларыбыз бездән баш тартса да, Йәһвәнең яратуы турында истә тоту безгә ничек булыша ала? (Зәбур 27:10)
13 Зәбур 27:10 да язылган сүзләр безне юата ала. (Укы.) Йәһвәнең үзебезне яратканын истә тотсак, гаилә әгъзаларыбыз бездән хәтта баш тартса да, моны кичереп чыга алырбыз. Йәһвә безгә чыдамлыгыбыз өчен әҗер бирәчәк. Безнең физик, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗларыбыз турында беркем дә аның кебек яхшы кайгырта алмый. Өстәрәк искә алынган Биниам моңа үз тәҗрибәсендә инанган.
14. Биниам очрагы сезне нәрсәгә өйрәтә?
14 Каты каршылыкларга дучар булачагын белсә дә, Биниам Йәһвә Шаһите булып китәргә карар иткән. Йәһвәнең мәхәббәте турында истә тоту аңа кешеләрдән курыкмаска ничек ярдәм иткән? Ул болай ди: «Басым бик көчле иде. Мин, хөкүмәтнең эзәрлекләүләренә караганда, гаиләмнең каршы төшүләреннән күбрәк курка идем. Йәһвә Шаһите булып китсәм, әти канәгать булмас һәм гаилә әгъзаларым мине ахмакка санар дип борчыла идем». Шулай да Биниам Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен ташламаячагын истә тоткан. Ул болай ди: «Мин Йәһвәнең башка кардәшләргә икътисади авырлыкларны, тискәре мөнәсәбәтне һәм халык төркеменең һөҗүм итүләрен кичереп чыгарга ничек булышканы турында уйландым. Йәһвәгә якын булсам, аның мине фатихалаячагын белә идем. Мине күп тапкыр кулга алсалар да һәм хәтта җәзаласалар да, мин Йәһвәнең үземә тугры булып калырга булышканын үз күзләрем белән күрдем». Әйе, Биниам өчен Йәһвә — чын Ата, ә аның халкы чын гаилә булып киткән.
ҮЛЕМНӘН КУРКУ
15. Ни өчен без үлемнән куркабыз?
15 Үлем — дошман ул (1 Көр. 15:25, 26). Үлем турындагы уйлар, аеруча үзебез я якыннарыбыз каты чирләсә, куркытырга мөмкин. Ни өчен без үләргә теләмибез? Чөнки Йәһвә безне мәңге яшәр өчен барлыкка китергән (Вәг. 3:11). Икенче яктан, үлемнән куркуның уңай яклары бар. Мәсәлән, бу хис безне дөрес тукланырга, физик күнегүләр ясарга, дарулар эчәргә һәм тормышыбызны куркыныч астына куймаска дәртләндерә.
16. Шайтан үлемнән куркуыбызны ничек кулланырга тырыша?
16 Шайтан үләргә теләмәгәнебезне белә. Ул тормышыбызны саклап калыр өчен, без теләсә нәрсәне бирергә, хәтта Йәһвә белән дуслыгыбызны бозарга әзер дип саный (Әюп 2:4, 5). «Үлем китерә алучы» Шайтан бик ялгыша. Шулай да ул, безне Йәһвәдән ераклаштырыр өчен, үлемнән куркуыбызны кулланырга тырыша (Евр. 2:14, 15). Мәсәлән, кайвакыт эзәрлекләүчеләребез, Йәһвәдән ваз кичмәсәк, безгә үтерү белән яный. Я кайвакыт без каты авырып китәргә мөмкин һәм табиблар белән иман итмәгән туганнарыбыз безне кан салуга яисә Аллаһы принципларына каршы килгән дәвалану ысулларына ризалашырга өндәргә мөмкин. Шайтан бу ситуацияне дә кулланырга тырышыр.
17. Римлыларга 8:37—39 буенча, ни өчен безгә үлемнән куркасы юк?
17 Әлбәттә, безнең үләсебез килми. Шулай да без үлемнән курыкмыйбыз. Хәтта үлем дә бит безне Йәһвәнең мәхәббәтеннән аера алмый. (Римлыларга 8:37—39 укы.) Йәһвәнең дуслары үлгәндә, ул аларны онытмый, алар аның өчен тере (Лүк 20:37, 38). Аллаһы бу тугры кешеләрне кире тормышка кайтарачак көнне зарыгып көтә (Әюп 14:15). Йәһвәнең дуслары «мәңгелек тормыш алсын өчен», Аллаһы югары бәя түләгән (Яхъя 3:16). Йәһвә безне бик ярата һәм безнең турында кайгырта. Шуңа күрә каты чирләп китсәк яисә безгә үлем янаса, Йәһвәне ташламыйк, ә киресенчә, аңардан юаныч, зирәклек һәм көч сорыйк. Бу иң акыллы адым булыр иде! (Зәб. 41:3) Валери апа-кардәш шулай эшләгән дә. Әйдәгез, аның мисалына игътибар итик.
18. Валери кардәштән нәрсәгә өйрәнеп була?
18 Валерига 35 яшь булганда, аңа рак диагнозы куелган. Бу сынауны кичереп чыгарга аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Диагноз куелгач, дөньябызның асты өскә килде. Миңа катлаулы операция ясатырга кирәк иде. Мин күп төрле хирургларга мөрәҗәгать иттем. Әмма берсе дә кан кулланмыйча операция ясарга ризалашмады. Бик курыксам да, мин кан салдырмаска тәвәккәл идем. Йәһвә миңа үз яратуын күп тапкырлар күрсәтте, ә хәзер минем аңа үз яратуымны күрсәтергә мөмкинлек ачылды. Табиблар начар хәбәрләр әйткән саен, мин Йәһвәнең йөрәген сөендерергә һәм Шайтанга каршы торырга тагы да тәвәккәлрәк идем. Ахыр чиктә миңа кан кулланмыйча операция ясадылар. Сәламәтлегем әллә ни мактанырлык булмаса да, Йәһвә миңа бар кирәклесен бирә. Мәсәлән, диагноз куелганчы берничә көн алдан без җыелышта „Бәла-казалар кичергәндә бирешмәгез“ дигән мәкаләне өйрәнгән идекc. Мин бу фикерләрне нәкъ кирәкле вакытта ишеттем. Без ирем белән бу мәкаләне аннан соң да әле күп тапкыр укыдык. Андый мәкаләләр һәм яхшы рухи гадәтләр безгә ирем белән җан тынычлыгын сакларга һәм акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итә».
КУРКУЛАРЫБЫЗНЫ ҖИҢӘБЕЗ
19. Безгә куркуларыбызны җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк?
19 Йәһвәнең ярдәме белән бөтен җирдә яшәүче мәсихчеләр үз авырлыкларын җиңә һәм Шайтанның басымына бирешми (1 Пет. 5:8, 9). Бу сезнең кулыгыздан да килә. Тиздән Йәһвә Гайсәгә һәм аның хакимдәшләренә «Иблиснең эшләрен җимерергә» кушачак (1 Яхъя 3:8). Аннан соң Аллаһының халкы иминлектә яшәячәк, алар бернәрсәдән дә курыкмас һәм котлары алынмас (Ишаг. 54:14; Мик. 4:4). Ә бу вакыт килгәнче, әйдәгез, куркуларыбыз белән көрәшик!
20. Безгә куркуларыбызны йөгәнләргә нәрсә булышыр?
20 Әйдәгез, алга таба да Йәһвәнең яратуына һәм үз хезмәтчеләрен кайгыртуына ышанычыбызны үстерик. Моның өчен Йәһвәнең үткәндә үз хезмәтчеләрен ничек кайгыртканы турында уйланыйк һәм кардәшләребез белән бу мисаллар белән бүлешик. Шулай эшләсәк, Йәһвәнең ярдәме белән без бар куркуларыбызны җиңә алырбыз (Зәб. 34:4).
129 ҖЫР Без нык булып торырбыз
a Курку — табигый хис, ул безне күп кенә куркынычлардан яклый. Әмма, артык куркуга бирелсәк, Шайтан, моннан файдаланып, безгә зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә безгә куркуыбызны контрольдә тота белергә кирәк. Безгә бу яктан нәрсә булышыр? Йәһвәнең безнең яклы булуына һәм безне яратканына ышансак, бернинди курку да безне әсир итә алмас. Шушы фикерләр бу мәкаләдә каралачак.
b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бер гаилә пары апа-кардәшкә һәм аның кызына ризык алып килгән.
e ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: ата-аналары каршы булса да, яшь кардәшебез Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә шикләнми.