Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр
Йәһвә турында күбрәк белергә тырышыгыз
Изге Язмаларны укыганда, без, материалны яхшырак аңлар өчен, төрле кораллар кулланабыз. Билгеле, безнең максатыбыз фактлар гына җыю түгел, без Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерүче белем алырга телибез. Шуңа күрә, Изге Язмаларны укыганда, үзебезгә һәрвакыт мондый сорау бирик: «Бу өзек мине Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтә?»
Укыганда, без Йәһвәнең мәхәббәт, зирәклек, көч һәм гаделлек сыйфатларына игътибар итәбез. Әмма Йәһвәнең башка күп кенә сыйфатлары бар. Алар турында мәгълүматны кайда табып була?
«Күзәтү манарасы басмалары индексы» (рус) дигән басмада, «Иегова» дигән темада, «Качества по отдельности» дигән өстәмә исемдә, Йәһвәнең 50 дән артык сыйфаты турыда мәгълүмат табып була. Сез укыган Изге Язмаларның өзегендә Йәһвәнең нинди сыйфаты турында сүз барса, шул сыйфатны өйрәнегез. Шулай ук «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» (рус) дигән басмада да, «Бог Иегова» дигән темада, «Качества» дигән өстәмә исемдә, Аллаһының сыйфатлары турында күп мәгълүмат табып була.