Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 май 20-25 б.
  • Пар канатыңны ничек табарга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Пар канатыңны ничек табарга?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТУРЫ КИЛГӘН ТОРМЫШ ИПТӘШЕН НИЧЕК ТАБАРГА?
  • КЕШЕНЕ ЯХШЫРАК БЕЛЕР ӨЧЕН, АНЫ КҮЗӘТ
  • ЙӨРЕШӘ БАШЛАУ
  • ҖЫЕЛЫШТАГЫЛАР НӘРСӘНЕ ИСТӘ ТОТАРГА ТИЕШ?
  • Йөрешкәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Бәхетле никахка әзерләнү
    Гаилә бәхетенең сере
  • Тугры булыгыз
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Никах — яратучы Аллаһының бүләге
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 май 20-25 б.

21 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

107 ҖЫР Аллаһы яратуда үрнәк күрсәтә

Пар канатыңны ничек табарга?

«Берәү яхшы хатын таба алган икән, андый хатын мәрҗәннәрдән күпкә кыйммәтрәк» (ГЫЙБ. СҮЗ. 31:10).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Ялгыз кардәшләргә тормыш иптәшен табарга Изге Язмалардагы нинди принциплар булышканы һәм җыелыштагылар андый кардәшләрне ничек ныгыта алганы турында белегез.

1, 2. а) Мәсихче йөрешергә әзерме икәнен ничек аңлый ала? ә) Йөрешү нәрсә ул? (Аңлатманы кара.)

СИН гаилә корырга телисеңме? Бәхетле булыр өчен, никахка керү таләп ителмәсә дә, күп кенә яшьләр һәм олы яшьтәгеләр тормыш иптәшен табарга тели. Әлбәттә, йөрешер алдыннан сиңа рухи һәм эмоциональ яктан җитлеккән булырга һәм үз-үзеңне тәэмин итәргә өйрәнергә кирәкa (1 Көр. 7:36). Шулчак синең никахың бәхетлерәк булыр.

2 Шулай да яхшы ир я яхшы хатын була алган кешене табу җиңел булмаска мөмкин (Гыйб. сүз. 31:10). Үзең ошаткан кешегә хисләрең турында әйтергә дә авыр булырга мөмкин. Никахта булмаган мәсихче ничек пар канатын таба ала? Йөрешүb турында әйткәндә, аңа нәрсәне истә тотарга кирәк? Җыелыштагылар аның өчен ничек терәк була ала һәм аны ничек ныгыта ала? Бу сорауларга җавапны без шушы мәкаләдән табарбыз.

ТУРЫ КИЛГӘН ТОРМЫШ ИПТӘШЕН НИЧЕК ТАБАРГА?

3. Никахка керү турында уйлаган мәсихчегә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

3 Никахка керү турында уйлаган мәсихче йөрешә башлар алдыннан буласы тормыш иптәшендә нинди сыйфатлар күрергә теләгәнен яхшы аңларга тиеш. Югыйсә ул, алданып, туры килмәгән кеше белән йөрешә башларга, ә лаеклы кешегә игътибар итмәскә мөмкин. Әлбәттә, суга чумдырылмаган кеше белән никахка керү акыллы булмас иде (1 Көр. 7:39). Әмма суга чумдырылган булу гына да җитми. Мондый сораулар турында уйлан: «Мин нинди максатларга омтылам? Тормыш иптәшемдә нинди сыйфатлар булырга тиеш? Минем таләпләрем чиктән тыш катгый түгелме?»

4. Кайбер кардәшләр нәрсә турында дога кыла?

4 Гаилә кору турында уйлыйсың икән, син Аллаһыга моның турында дога кыласыңдыр, мөгаен (Флп. 4:6). Әлбәттә, дога кылганнан соң синең ирең я хатының шунда ук табылыр дип көтәсе юк. Ләкин бу Йәһвә догаларыңны тыңламый дигәнне аңлатмый. Ул хисләреңне һәм ихтыяҗларыңны яхшы күрә һәм сиңа тормыш иптәше эзләүдә ярдәм итә ала. Шуңа күрә алга таба да аңа теләкләрең һәм хисләрең турында сөйлә (Зәб. 62:8). Йәһвәдән сабырлык һәм зирәклек сорарга оялма (Ягък. 1:5). Кушма Штатлардан булган Джонc исемле буйдак абый-кардәш болай дип сөйли: «Мин Йәһвәгә буласы хатынымда нинди сыйфатлар күрергә теләгәнемне әйтәм. Шулай ук үземә туры килгән апа-кардәш белән очрашырга мөмкинлек булсын дип сорыйм. Моннан тыш, мин Йәһвәдән яхшы ир булыр өчен кирәкле сыйфатлар үстерергә булышсын дип үтенәм». Ә Шри-Ланкадан булган Таня исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Мин кияүгә чыгарга телим, әмма әлегә туры килгән абый-кардәш юк. Шуңа күрә мин Йәһвәдән миңа тугры, уңай карашлы, бәхетле булып калырга булышсын дип дога кылам». Якын арада тормыш иптәшен таба алмасаң, Йәһвә физик һәм эмоциональ ихтыяҗларыңны, һичшиксез, кайгыртып торыр (Зәб. 55:22).

5. Никахта булмаган кардәшләрнең тугры мәсихчеләр белән аралашыр өчен нинди мөмкинлекләре бар? (1 Көринтлеләргә 15:58) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

5 Изге Язмалар безне Аллаһыга күңел биреп хезмәт итәргә дәртләндерә. (1 Көринтлеләргә 15:58 укы.) Йәһвәгә ашкынып хезмәт итсәң һәм төрле-төрле кардәшләр белән аралашсаң, бу сине эмоциональ яктан ныгытыр һәм син хезмәтне беренче урынга куйган, никахта булмаган кардәшләр белән танышырсың. Аллаһыга иң яхшысын бирсәң, чын бәхет татырсың.

1. Кияүгә чыкмаган апа-кардәш олы яшьтәге апа-кардәш белән вәгазьләгәндә аның белән шатланып аралаша. 2. Шул ук яшь апа-кардәш теократик төзелештә ризык әзерли. 3. Өйләнмәгән абый-кардәш бер өлкән белән бергә көтүче буларак мәсихче ирле-хатынлыга килеп китә. 4. Шул ук өйләнмәгән абый-кардәш теократик төзелештә электр пычкысы белән торба кисә.

Йәһвәгә ашкынып хезмәт итсәң һәм төрле-төрле кардәшләр белән аралашсаң, бу сине эмоциональ яктан ныгытыр һәм син хезмәтне беренче урынга куйган, никахта булмаган кардәшләр белән танышырсың (5 нче абзацны кара.)


6. Тормыш иптәшен эзләгән мәсихчеләр нәрсәне истә тотарга тиеш?

6 Тормыш иптәше эзләү мәсьәләсенә баш-аяк чуммаска кирәк (Флп. 1:10). Кешенең бәхете бит аның никахта булу-булмавына түгел, ә Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә бәйле (Мат. 5:3). Шуны да әйтергә кирәк: никахта булмауның үз уңай яклары бар; мәсәлән, сиңа хезмәтне киңәйтү җиңелрәк булырга мөмкин. Бу вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга тырыш (1 Көр. 7:32, 33). Кушма Штатларда яшәүче, кырыклар тирәсендә кияүгә чыккан Джессика исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Мин тырышып хезмәт иттем, һәм бу миңа кияүдә булмаган вакытта канәгать булып калырга ярдәм итә иде».

КЕШЕНЕ ЯХШЫРАК БЕЛЕР ӨЧЕН, АНЫ КҮЗӘТ

7. Кешегә үз хисләрең турында әйткәнче, ни өчен башта аны күзәтү акыллы? (Гыйбрәтле сүзләр 13:16)

7 Әгәр син берәр кардәшне ошатсаң, аңа үз хисләрең турында шунда ук әйтү акыллы булыр идеме? Изге Язмаларда зирәк кеше башта барысын белешә һәм аннары гына эш итә диелә. (Гыйбрәтле сүзләр 13:16 укы.) Шуңа күрә, кешегә үз хисләрең турында әйткәнче, башта аны читтән күзәт. Нидерландтан булган А́свин исемле абый-кардәш болай дип әйтә: «Хисләр, тиз туып, тиз җуела да ала. Әгәр кешене башта күзәтсәң, йөрешергә тәкъдимең хисләргә бирелеп ясалган адым түгел, ә яхшылап уйланылган адым булыр». Өстәвенә, кешене күзәтеп, син аның үзеңә туры килмәвен дә аңларга мөмкинсең.

8. Нинди ситуацияләрдә кешене күзәтеп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Кешене читтән күзәтер өчен, төрле мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, аның рухилыгын, сыйфатларын һәм үз-үзен тотышын җыелыш очрашуларында һәм дуслык очрашуларында күреп була. Шулай ук аның җыелыш өлкәннәреннән һәм аны яхшы белгән башка җитлеккән мәсихчеләрдән дә аның репутациясе һәм сыйфатлары турында белешә аласың (Рут 2:11; Гыйб. сүз. 20:18). Кешене күзәткәндә, мондый сорауларга җавап алырга тырыш: «Аның дуслары кем? Ул күбрәк нинди темаларга сөйләшә? Безнең максатларыбыз охшашмы?» (Лүк 6:45) Әлбәттә, кешене күзәткәндә, үзеңне шпион кебек тотма һәм аның эшләренә чиктән тыш тыкшынма.

Шул ук абый һәм апа-кардәш җыелыш очрашуында бер-берсен читтән күзәтә. 1. Апа-кардәш абый-кардәшнең олы яшьтәге пар белән ничек аралашканына иткәненә игътибар итә. 2. Абый-кардәш апа-кардәшнең атна уртасындагы очрашуда чыгыш ясавын күзәтә.

Кешегә үз хисләрең турында әйткәнче, башта аны читтән күзәт (7, 8 нче абзацны кара.)


9. Берәрсенә йөрешергә тәкъдим иткәндә, кеше нәрсәгә шикләнмәскә тиеш?

9 Йөрешергә тәкъдим иткәнче, сиңа никадәр озак вакыт кешене күзәтергә кирәк? Бер яктан, чиктән тыш тиз тәкъдим итсәң, теге кеше сине нибары хисләргә генә бирелеп эш итә дип уйларга мөмкин (Гыйб. сүз. 29:20). Икенче яктан, чиктән тыш сузсаң, ошаткан кешең, аеруча ул синең хисләреңне сизеп алса, сине кыюсыз дип уйлый ала (Вәг. 11:4). Шулай ук шуны истә тот: йөрешергә тәкъдим итү — бу никахка керергә тәкъдим итү түгел әле. Шулай да, кешегә хисләрең турында әйткәндә, сиңа үзеңнең никахка әзер булуыңны төгәл белергә һәм теге кешенең үзең өчен яхшы кандидатура булуына шикләнмәскә кирәк.

10. Син ошатмаган кеше сиңа йөрешергә тәкъдим итсә, нәрсә эшләргә?

10 Берәр кеше сиңа йөрешергә тәкъдим итсә, ә син аны ошатмасаң, аңа моны ачык итеп аңлат. Сүзләреңне үз-үзеңне тотышың да исбатласын. Кешегә буш өметләр бирү я аның хисләре белән уйнау мәрхәмәтсез булыр иде (1 Көр. 10:24; Эфес. 4:25).

11. Безне дустыбыз я туганыбыз өчен тормыш иптәшен табарга сорасалар, нәрсәне истә тотарга кирәк?

11 Кайбер илләрдә гореф-гадәтләр мондый: әти-әни я башка ышанычлы кеше яшьләр өчен тормыш иптәшен сайлый һәм никах турында сөйләшә. Башка илләрдә туганнар я дуслар, егетне туры килгән берәр кыз белән таныштырыр өчен, очрашу оештыралар. Бу аларга бер-берсенә туры киләләрме, юкмы икәнен күрергә мөмкинлек бирә. Әгәр дә сезне берәр кеше өчен тормыш иптәшен сайларга сорасалар, егетнең дә, кызның да теләкләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып эш итегез. Туры килгән кешене эзләгәндә, аның сыйфатларына, холкына һәм, иң мөһиме, рухилыгына игътибар итегез. Истә тотыгыз: кешенең рухилыгы аның бай, гыйлемле я дәрәҗәле булуына караганда күпкә мөһимрәк. Шуны да әйтергә кирәк: берәрсен теге я бу кеше белән никахка керергә мәҗбүр итү дөрес булмас иде (Гәл. 6:5).

ЙӨРЕШӘ БАШЛАУ

12. Берәр кардәш белән йөрешергә теләсәң, аңа үз хисләрең турында ничек әйтеп була?

12 Берәр кардәш белән йөрешергә теләсәң, аңа үз хисләрең турында ничек әйтеп була?d Аның белән берәр кайда очрашып я шалтыратышып моның турында сөйләшә аласың. Ошаткан кешеңә аның белән яхшырак танышу теләгең турында ачык итеп әйт (1 Көр. 14:9). Кешегә уйлар өчен вакыт кирәк булса, аны ашыктырма (Гыйб. сүз. 15:28). Әгәр дә ул синең белән йөрешергә теләмәсә, аның карарын хөрмәт ит.

13. Берәрсе сиңа йөрешергә тәкъдим итсә, нәрсә эшләргә? (Көләсәйлеләргә 4:6)

13 Берәрсе сиңа йөрешергә тәкъдим итсә, үзеңне ничек тоту дөрес булыр иде? Кешегә үз хисләре турында сөйләр өчен, мөгаен, кыюлык кирәк булгандыр, шуңа күрә әдәпле һәм игелекле бул. (Көләсәйлеләргә 4:6 укы.) Әгәр сиңа уйлар өчен вакыт кирәк булса, аңа моның турында әйтергә оялма. Шул ук вакыт җавабың белән сузма (Гыйб. сүз. 13:12). Әгәр бу кеше белән йөрешергә теләмәсәң, хөрмәт белән, ачык итеп аңа моның турында әйт. Австриядән булган Ханс исемле абый-кардәшкә бер апа-кардәш йөрешергә тәкъдим иткән. Ул болай ди: «Аңа буш өметләр бирмәс өчен, мин шунда ук үз карарымны йомшак, әмма туры итеп әйттем. Аннан соң да мин үз карарымны үзгәрттем дип уйлар өчен сәбәп бирмәскә тырыштым». Ә инде кеше белән йөрешергә риза булсаң, аңа моның турында әйт һәм йөрешүгә кагылышлы нечкәлекләр турында фикер алыш. Моны эшләү бик мөһим, чөнки культура һәм башка сәбәпләр аркасында сезнең йөрешү ничек үтәргә тиешлегенә карашыгыз төрле булырга мөмкин.

ҖЫЕЛЫШТАГЫЛАР НӘРСӘНЕ ИСТӘ ТОТАРГА ТИЕШ?

14. Без ялгыз кардәшләр өчен ничек терәк була алабыз?

14 Никахка керергә теләгән кардәшләрне рәнҗетмәс өчен, без сүзләребезне үлчәп сөйләргә тиеш (Эфес. 4:29). Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мин никахта булмаган кардәшне уңайсыз хәлгә куеп шаяртмыйммы? Буйдак абый-кардәшнең кияүгә чыкмаган апа-кардәш белән сөйләшеп торганын күргәндә, алар бер-берсенә гашыйк дип фаразларга ашыкмыйммы?» (1 Тим. 5:13) Бу мәкаләдә искә алынган Ханс болай ди: «Кайбер кардәшләр миңа: „Ни өчен өйләнмисең? Син бит инде яшь түгел“,— дип әйтә. Андый сүзләр аркасында, минем хатыным булмаганга, мине кадерләп бетермиләр һәм басым ясыйлар дип тоела». Әйе, кардәшләрне уйламыйча әйткән сүзләребез белән үпкәләтер урынына аларны эчкерсез мактау күпкә яхшырак булыр иде (1 Тис. 5:11).

15. а) Кардәшкә тормыш иптәшен табарга булышу турында әйткәндә, Римлыларга 15:2 дәге принципны ничек кулланып була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Видеороликтагы нинди фикер сезгә аеруча ошады?

15 Кайвакыт безгә, менә бу абый-кардәш теге апа-кардәшкә бик туры килә, дип тоела. Андый очракта шуны истә тотыйк: Изге Язмалар безне башкаларның хисләрен исәпкә алып эш итәргә дәртләндерә. (Римлыларга 15:2 укы.) Кайбер ялгыз кардәшләр димләүне ошатмый. Безгә аларның карашларын хөрмәт итәргә кирәк (2 Тис. 3:11). Башкалар исә бу яктан ярдәмгә каршы түгел. Шулай да, алар безне үзләре сорамасалар, бу мәсьәләне үз кулыбызга алу дөрес булмас идеe (Гыйб. сүз. 3:27). Кайбер ялгыз кардәшләр таныштыруга риза, ләкин моның чиктән тыш официаль булуын теләми. Германиядән булган Лидия апа-кардәш болай ди: «Бу яктан ярдәм сорыйлар икән, болайрак эшләп була: зур компанияне җыясың да таныштырырга теләгән бу ялгыз кешеләрне чакырасың. Шулай итеп аларның танышырга һәм алга таба да аралашыргамы, юкмы икәнен хәл итәргә мөмкинлекләре булыр».

Абый һәм апа-кардәш дуслык очрашуында аралаша.

Дуслык очрашуында никахта булмаган кардәшләр бер-берсе белән таныша ала (15 нче абзацны кара.)


16. Никахта булмаган мәсихчеләр нәрсәне онытмаска тиеш?

16 Барыбыз да — никахтамы без яки юкмы — бәхетле була алабыз (Зәб. 128:1). Әгәр дә син никахка керергә телисең, әмма әлегә туры килгән кешене тапмагансың икән, боекма һәм алга таба да Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куй. Мака́одан булган Синь И исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Яңа дөньяда син тормыш иптәшең белән мәңге яшәрсең. Бу вакыт белән чагыштырганда, бүген ялгыз булуың — бер мизгел генә. Бу вакытны кадерлә һәм аны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга тырыш». Ә әгәр син йөрешә башлагансың икән, акыллы карар кабул итәргә сиңа нәрсә булышыр? Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барыр.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Тормыш иптәшен табарга теләгән мәсихче нәрсә эшли ала?

  • Йөрешә башлаганчы, ни өчен ошаткан кешеңне күзәтү мөһим?

  • Җыелыштагылар, пар канатын табарга теләгән кардәшләрне күңелсезләндермәс өчен, нәрсәне истә тотарга тиеш?

137 ҖЫР Тугры хатын-кызлар

a Син йөрешүгә әзерме, юкмы икәнен билгеләр өчен, jw.org сайтында «Йөрешү (1 өлеш). Мин йөрүшегә әзерме?» дигән мәкаләне укып чык.

b АҢЛАТМА. Әгәр дә ир-ат белән хатын-кыз, бер-берсенә тормыш иптәше буларак туры киләләрме, юкмы икәнен билгеләр өчен, бер-берсе белән аралашса, вакыт үткәрсә, моны «йөрешү», «романтик мөнәсәбәтләр үстерү», «яхшырак танышу» дип атап була. Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә хисләре турында әйткәч, моны йөрешүнең башы дип әйтеп була. Ә инде алар ярәшелгәч яисә аерылышкач, аларның йөрешүләре тәмамлана.

c Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

d Кайбер культураларда ир-ат хатын-кызга йөрешергә тәкъдим итәргә тиеш дип санала. Ләкин, апа-кардәш йөрешергә тәкъдим итсә, бу да Изге Язмалардагы принципларга каршы килми (Рут 3:1—13). Күбрәк мәгълүматны «Уяныгыз!» журналының (рус) 2004 ел, 22 октябрь санында «Вопросы молодежи: Как мне ему рассказать о своих чувствах?» дигән мәкаләдән табып була.

e jw.org сайтында «Иман өчен уңышлы көрәш алып барыгыз. Никахта булмасагыз» дигән видеороликны кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу