Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 июнь 32 б.
  • Сезнең иманыгыз бармы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сезнең иманыгыз бармы?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвәнең вәгъдәләренә иман иткәнегезне күрсәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • «Безнең иманыбызны арттырчы»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Иман — көч бирүче сыйфат
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Син яхшы хәбәргә иман итәсеңме?
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 июнь 32 б.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ӨЗЕК

Сезнең иманыгыз бармы?

Йәһвә безне хуп күрсен өчен, безнең иманыбыз булырга тиеш. Ләкин, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «кайбер кешеләр иман итми» (2 Тис. 3:2). Бу очракта рәсүл Паул үзен эзәрлекләгән «куркыныч һәм явыз кешеләр» турында әйткән. Әмма бу сүзләрне башка кешеләргә карата да кулланып була. Мәсәлән, бүген кайберәүләр Аллаһының барлыгын раслаучы дәлилләрне кире кага (Рим. 1:20). Ә кемдер Аллаһыны реаль рухи Зат дип түгел, ә ниндидер югары көч дип кенә саный. Әлбәттә, Йәһвәгә яраклы булыр өчен, андый иман җитәрлек түгел.

Без Аллаһының барлыгына һәм аңа иман итүчеләргә «әҗерләрен бирүенә» ышанырга тиеш (Евр. 11:6). Иман изге рух җимешенә керә. Шуңа күрә Йәһвәдән догада изге рух сорарга кирәк (Лүк 11:9, 10, 13). Шулай ук Аллаһы Сүзен укырга кирәк, чөнки бу китап изге рух тәэсирендә язылган. Әмма уку гына җитми: укыганнарыбыз турында уйлану һәм белгәннәребезне куллану да мөһим. Шулчак Йәһвәнең рухы тормышыбызга тәэсир итәчәк һәм бездә иман үстерәчәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу